Җәй гүзәлен сайладылар
"Җәй гүзәле" конкурсында ишегалды лагерьларына йөрүче 10-13 яшьлек кызлар катнашты.
Конкурсантларның күбесе мөстәкыйль әзерләнгән, кайберләренә җанатарлар булышкан. Беренче "Әйдәгез, танышыйк" этабында балалар күңелгә яткан шөгыльләре, сәләтләре, гаиләсе, дуслары турында сөйләделәр. Тамашачылар кызларның җыр, бию, рәсем төшерү, музыка коралларында оста уйнау буенча талантларын алкышлар белән хупладылар. "Прическалар ясау" фантазиягә, иҗат итәргә...