Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның рухы сынмаган

5 июльдә тыл хезмәтчәне Антонида Ильинична Пивоварева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. - Изге күңелле, кеше хәленә керә белүче бу ханымны авылда барысы да белә. Җитди сырхавы - күз күреме буенча инвалидлыгы булуына карамастан, күршеләре һәм кунаклар өчен аның ишеге һәрвакыт ачык. Бу йортка аяк атлап кергән һәр кеше мөлаем...

5 июльдә тыл хезмәтчәне Антонида Ильинична Пивоварева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
- Изге күңелле, кеше хәленә керә белүче бу ханымны авылда барысы да белә. Җитди сырхавы - күз күреме буенча инвалидлыгы булуына карамастан, күршеләре һәм кунаклар өчен аның ишеге һәрвакыт ачык. Бу йортка аяк атлап кергән һәр кеше мөлаем хуҗабикәгә шатлык китерү өчен нәрсә белән булса да ярдәм итәргә тырыша, - дип билгели социаль хезмәткәр Земфира Якупова.
Елена Тарасова ахирәте янына һәр көнне керә.
- Миңа 83 яшь, аннан 12 яшькә кечерәк, әмма узган еллар истәлекләрен аның кебек хәтерләүче юктыр. Антониданың хәтере яхшылыгына гаҗәпләнәм, - дип фикерен белдерә Елена Григорьевна.
Аның сүзләрен җөпләп, юбиляр сугыш вакытында Сталинград янында окоп казыганнары турында сөйли.
- Снарядлар баш өстеннән очып үтә иде, әмма Алла саклады. Мин исән калдым, ике ел ярымнан соң кече ватаныма кайттым, - ди ул.
Антонида Пивовареваның хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле.
- 14 яшьтән колхозда эшли башладым, шул вакытта ук күз күреме белән проблема булды, нигездә мин дөньяга бер күз белән генә карый идем. Шунлыктан кияүгә чыкмадым, бала тапмадым. Күршеләремә, изге күңелле кешеләргә рәхмәт, бар эштә булышалар. Алар янәшәсендә ялгызлыгымны тоймыйм да кебек, - дип дәвам итә язмабыз герое. - Үлем ничә тапкыр якадан тотты, ләкин вакыт җитмәгән, гомерем бетмәгән, күрәсең. Бервакыт Кама елгасында батканда калдым. Күптән булса да, әлегедәй хәтерлим: мине Турайга сөт илтергә җибәрделәр. Элек турыга юл юк иде, елга аша йөрдек. Кинәт җил көчәеп, дулкын көймәне әйләндерде. Мин куркуымнан ишкәккә шулкадәр нык итеп ябышканмын, шул килеш мине яр буена кадәр өстерәгән. Буксирдагы ирләр күреп, судан чыгарганнар. Хәтерлим, Рус Сарсазына Казаннан товар ташыйлар, берничә тәүлек юлда булалар иде. Азык-төлек әрҗәләрен арбага үзем ташыйм, алар 32шәр килограмм авырлыкта. Урманда кунабыз, тынычлап йоклый алмыйбыз, товарны урламасыннар дип куркабыз, чөнки үзебезгә түләргә кирәк булачак.
Шунысы гаҗәп, нинди генә язмыш сынаулары кичерсә дә, аның рухы сынмаган, Антонида Ильинична иң яхшы кешелек сыйфатларын үзендә саклаган, шулар аңа киләчәккә яшәү көче бирә.
Лариса Кривилёва,
Рәис Сәхапов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Антонида Пивоварева