Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

"Ял көне маршруты" булачак

Көтеп алынган җәйнең кызу чагы, мәктәп укучылары - каникулда, өлкәннәр - отпуск ялында. "Менделеевск яңалыклары" (2013 елның 17 апрель саны) газетасында халыктан сораштырудан билгеле булганча, шәһәр һәм районыбызда кунакларны, балаларны алып барырлык истәлекле урыннар шактый икән. Шуны беләсе килә, якын киләчәктә район һәм шәһәрнең тарихи урыннарын кертеп, "Ял көне маршруты"...

Көтеп алынган җәйнең кызу чагы, мәктәп укучылары - каникулда, өлкәннәр - отпуск ялында.
"Менделеевск яңалыклары" (2013 елның 17 апрель саны) газетасында халыктан сораштырудан билгеле булганча, шәһәр һәм районыбызда кунакларны, балаларны алып барырлык истәлекле урыннар шактый икән. Шуны беләсе килә, якын киләчәктә район һәм шәһәрнең тарихи урыннарын кертеп, "Ял көне маршруты" ачу планлаштырылмыймы икән? Чишмәләр, Кокшан поселогында булу... Андый маршрут күпләр өчен кызыклы һәм патриотик тәрбия өчен файдалы булыр дип уйлыйм.
Шулай ук беләсе килә, Кама буе зонасының бер өлешен генә булса да төзекләндерү планлаштырылмыймы? Кама - шәһәрлеләрнең яраткан һәм еш йөри торган ял итү урыны.
Л.Сәхапова
Газета укучыбыз соравына районның баш архитекторы Равил Хәбиров җавап бирә:
- "Ял көне маршруты" ачу һәм тарихи урыннар буенча экскурсия 2014-15 елларда планлаштырыла.
Кама елгасының Түбән Кама сусаклагычы зонасын төзекләндерү планда юк. Бу шуның белән бәйле, сусаклагычта суның биеклеге никадәр күтәреләчәге бүгенге көнгә кадәр хәл ителмәгән (проект биеклеге 68 м).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета