Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт һәм изгелек белән яуланган Хөрмәт

Районның уникаль предприятиесе - Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы елъязмасы күпсанлы данлы традицияләрне саклый. Заводның өлкән яшьтәгеләр хәрәкәте башында 35 ел торучы ветераннар советы эшчәнлегенең әһәмиятле эшләре анда лаеклы урын били. 18 июльдә предприятие ведомствосындагы профилакторийның иркен залында мул табыннар артында узган бәйрәм тантанасы шул юбилейга багышланды. - Теләсә кайсы чорда...

Районның уникаль предприятиесе - Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы елъязмасы күпсанлы данлы традицияләрне саклый. Заводның өлкән яшьтәгеләр хәрәкәте башында 35 ел торучы ветераннар советы эшчәнлегенең әһәмиятле эшләре анда лаеклы урын били.
18 июльдә предприятие ведомствосындагы профилакторийның иркен залында мул табыннар артында узган бәйрәм тантанасы шул юбилейга багышланды.
- Теләсә кайсы чорда безнең ветераннар изге эшләр һәм башлангычлар авангардында тордылар, предприятие тормышының авыр һәм җаваплы чорында дөрес карарлар чыгардылар. Заводта ветераннар белән эш 40 елдан артык алып барыла. Ләкин совет 1978 елда - республиканың иҗтимагый ветераннар оешмасыннан 10 ел алдан рәсми теркәлде. Бүгенге юбилей тантанасының заводның 145 еллыгы алдыннан үткәрелүе юкка түгел, - дип билгеләп үтте чараны алып баручы завод музее директоры Наталья Потапова, көн геройларын һәм бәйрәм кунакларын сәламләп.
- Химия промышленносте - Татарстан икътисады флагманы. Шунысы куандыра, Л.Карпов исемендәге химия заводына Россиядә беренчеләрдән булып нигез салынды, аның легендар тарихын сез - ветераннар язасыз, - диде чыгышында район башлыгы Игорь Привалов.
Ул ике дистә ел оешманы җитәкләгән завод ветераннары советы рәисе Роза Миннеәхмәтовна Галиевага Л.Карпов исемендәге химия предприятиесенең ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше һәм хезмәт традицияләрен саклаганы, һөнәри осталыгы өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Хезмәт ветераннарына тирән хөрмәт йөзеннән район башлыгы гадәттән тыш бүләк - Татарстанның тарихи урыннары буйлап туристик экскурсия оештырылачагын игълан итте.
- Мин юллама бирәм, ә сез кайда барачагыгызны ачыклагыз: Болгаргамы яки Свияжскигамы, - диде ул җыелганнарның хуплаулы алкышлары астында.
Тантана геройларына котлаулар юллап, химия заводының генераль директоры Дамир Шәмсин болай диде:
- Ветераннар хәрәкәте башлангычында баш инженер Николай Тимкин торган. Һөнәри мәшгульлегенә карамастан, ул үзара ярдәм кассасын җитәкләгән. Иҗтимагый совет карары буенча аз керемле һәм ялгыз пенсионерларга матди ярдәм шул касса хисабына күрсәтелгән, мохтаҗларга торак ремонтлау, утын һәм күмер белән тәэмин итүдә булышлык күрсәткәннәр. Бүгенге көндә ветераннар сафында 1600дән артык кеше исәпләнә. Өлкән яшьтәгеләрнең бай тормыш тәҗрибәсе җитештерүдә эшләүче 1250 кеше өчен яшәү үрнәге.
Дамир Рәфисович ветераннар советына шатлыклы һәм борчулы минутларда булышлык күрсәтү буенча актив эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.
- Предприятиенең динамикалы үсеш алуы куандыра, бу казанышта коллективның өлеше зур, - диде ул.
ТР Дәүләт советы депутаты ярдәмчесе, районның элеккеге башлыгы Рөстәм Гафаров җылы һәм ихлас котлау сүзләре җиткерде.
- 10 елдан артык район җитәкчесе булдым һәм үз эшчәнлегемдә һәрвакыт заводлылар фикеренә таяндым, "Завод - ул шәһәр, шәһәр - ул завод" дигән принцип белән эш йөрттем.
Үзгәртеп коруның иң катлаулы елларында предприятиене саклап калу, җитештерү егәрлекләрен арттыру максатында заводны аңа хас булмаган функцияләрне үтәүдән азат итү турында карар чыгардым. Шулай итеп, республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән социаль-мәдәни өлкә учреждениеләре химия заводы балансыннан район балансына күчерелде. Болар - спорт сарае, Гассар ис. мәдәният сарае, стадион, эшче поселокның торак секторы. Объектларны тәртиптә тоту йөгеннән котылып, завод тулы көченә эшли башлады.
Предприятие ветераннарына рәхмәтем чиксез. Сез районның алтын фонды булдыгыз һәм шулай булып каласыз, сез барлык эш башлангычларның лидеры. Сезгә сәламәтлек, озак елларга энергия һәм оптимизм телим, - диде Рөстәм Исмәгыйлович.
Заводның профсоюз комитеты рәисе Зөфәр Сәгъдиев, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокинаның котлаулары тантананың рәсми өлешен дәвам итте.
- Район язмышына битараф булмаганыгыз өчен, заводлылар, сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, бергә эшләү бары тик канәгатьлек китерә, - дип билгеләп үтте Любовь Ионовна.
Коллегаларын котлап, заводның ветераннар советы рәисе Роза Галиева эшчәнлекләрендә финанс булышлыгы күрсәткән, ветераннар оешмасының 35 еллыгы уңаеннан бәйрәм оештырган Дамир Рәфисовичка рәхмәт белдерде.
Аннан ветераннар белән эшләүдә йогынты ясаучыларга рәхмәт әйтте. Хәрәкәт активистларына рәхмәт хатлары тапшырды.
- Җәмәгать эшенә озак еллар гомерен багышлаган "Почет билгесе" ордены кавалеры Нина Михайловна Георгиевская һәм ВЛКСМ Үзәк Комитеты "Бишьеллыкның яшь гвардиясе" Алтын билгесе иясе Нина Михайловна Романова бүләккә лаеклар, - диде Роза Миннеәхмәтовна.
15 елдан артык советны җитәкләгән Вера Ивановна Макарчева, Лидия Ивановна Ситникова, Нәҗип Мөнипович Фатыйхов, Любовь Алексеевна Тюрикова һ.б.лар иҗтимагый совет эшчәнлеге, өлкән остазлары турында хатирәләре белән уртаклаштылар.
Җирле эстрада артистлары Рамил Дәүләтшин, Юрий Шалин, Григорий Галкин чыгышлары очрашу кичәсенә бәйрәм төсмере өстәде.
Лариса Кривилева,
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск вакыйга Менделеевск яналыкларыы