Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зирәк уен дәресләре

1996 елдан 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Бөтендөнья шахмат федерациясе карары буенча гамәлгә куелды. Әлеге дата уңаеннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина шахматчы, "Шахмат - зирәк уен дәресләре" китабы авторы Валерий Мульдияров белән очрашты. - Шахмат уены - катлаулы, шул ук вакытта кызыклы, мин аның белән студент елларында...

1996 елдан 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Бөтендөнья шахмат федерациясе карары буенча гамәлгә куелды. Әлеге дата уңаеннан корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина шахматчы, "Шахмат - зирәк уен дәресләре" китабы авторы Валерий Мульдияров белән очрашты.
- Шахмат уены - катлаулы, шул ук вакытта кызыклы, мин аның белән студент елларында мавыга башладым, - дип башлый сүзен әңгәмәдәшем. - Хәтерлим, безнең тулай торакның кызыл почмагына математика укытучысы бер үк вакытта берничә кеше белән уйнау сеансы күрсәтергә килгән иде. Мин шул вакыттан шөгыльләнәм. Башта тулай торак, аннан факультет, соңрак Казан химия-технология институты өчен уйнадым, хәзер «Менделеевсказот" данын яклап уйныйм, - дип елмая спорт мастерына кандидат.
Шахмат турында китап язарга нәрсә этәрде? - дигән сорауга:
- 40 елга якын журнал һәм китаплардан укып уенның нечкәлекләрен, үзенчәлеген өйрәндем. Күп сорауларга җавап табарлык уку әсбапы булдыру теләге туды. Минем "Шахмат - зирәк уен дәресләре" китабым дүрт томнан тора, беренчесе 2005 елда дөньяга чыкты. Анда мин шахмат комбинацияләре, партия башлау, стратегия һәм тактика нигезләре, тәмамлау төрләре, теоретик һәм практик позицияләр, шахмат уены психологиясе серләре, дөнья чемпионнарының иң яхшы комбинацияләре һ.б.лар турында яздым.
Валерий Иванович сөйләгән арада мин шахмат фигураларын тезәм. Ул миңа оригиналь идеяләрнең берсен - ике адымда мат куюны күрсәтә.
- Шахмат уены - сәнгать ул. Җиңү яулар өчен ныклы да, сизгер характерлы да булырга кирәк, - дип аңлата Валерий Иванович. - Шахмат уйнаганда хәл еш үзгәрә, уңышлы нәтиҗә булсын өчен, теләсә нинди спорт төрендәге кебек, билгеле максатка ирешергә тырышырга, тынычлыкны саклый, үзеңне кулда тота, чигенә дә белергә кирәк. Бу сыйфатлар еш кына тормышта да кирәк була.
- Сезнең туганнар, якыннарыгыз шахмат яратамы?
- Юк, аларның мавыгулары башка, - дип елмая шахматчы. - Хатыным Любовь Федоровна бакчада эшләргә ярата, улым Алексей футболга өстенлек бирә, ә кызым Наталья уйный белә, ләкин шахмат уйнамый. Оныкларым Никита, Тимур, Родион әле кечкенәләр, бераз үскәч, зирәк уен дәресләре белән шөгыльләнергә көчләп этәрмәячәкмен, һәр кеше үзенә якын шөгыльне сайларга тиеш. Әлегә шахматны компьютер белән уйныйм, тугызынчы дәрәҗәгә кадәр отканым бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мавыгулар дљньясында

2
X