“Кристалл” уңышлы чыгыш ясады
Санкт-Петербургта үткән "INTERFOLK" Халыкара конкурс-фестивальдән "Кристалл" эстрада биюе ансамбле (Анна Рябова) җиңү белән кайтты.
Халык иҗатын хореографиядә, вокалда, музыка инструментлары яңгырашында чагылдырган чарага Италия, Франция, Латвия, Эстония, Япониядән, Россия төбәкләреннән иллегә якын фольклор сөюче коллектив җыелды. Татарстан Республикасы данын ике ансамбль яклады - Казан артыннан "Җәүһәр" төркеме һәм "Кристалл" коллективы....