Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез электрон хезмәтләрдән файдаланасызмы?

Корреспондентыбыз mendeleevskyi.ru сайтына керүчеләргә шундый сорау бирде. Онлайн-сораштыруда 48 менделеевлы катнашты. Түбәндәгеләр ачыкланды: соралганнарның 48 проценты (23 кеше) электрон хезмәтләр ярдәмендә түләү тиз һәм уңайлы дип саный. 33% респондент (16 кеше) - "сирәк кенә кулланам" дигән графаны сайлаган. 19% соралганнар (9 кеше) аннан файдалана белми һәм искечә түлиләр. Сораштыру мәгълүматларын...

Корреспондентыбыз mendeleevskyi.ru сайтына керүчеләргә шундый сорау бирде. Онлайн-сораштыруда 48 менделеевлы катнашты.
Түбәндәгеләр ачыкланды: соралганнарның 48 проценты (23 кеше) электрон хезмәтләр ярдәмендә түләү тиз һәм уңайлы дип саный. 33% респондент (16 кеше) - "сирәк кенә кулланам" дигән графаны сайлаган. 19% соралганнар (9 кеше) аннан файдалана белми һәм искечә түлиләр.
Сораштыру мәгълүматларын тулаем дөрес дип санарга ярамый. Эш шунда, онлайн-сораштыруда, кагыйдә буларак, халыкның бу өлкәдә алга киткән өлеше катнаша. Өлкән яшьтәгеләрнең Интернетта "утыруы" сирәк очрый торган хәл.
"Дәүләт хезмәте" порталында чит ил паспорты рәсмиләштерергә, ЗАГС бүлегенә гариза бирергә, поликлиникага язылырга, балалар бакчасына электрон чиратка басарга, билетка бронь бирергә, күчемсез милеккә салым тарификациясен күзәтергә, ЮХИДИ штрафлары турында мәгълүмат алырга була. Бу вакытны экономияләү һәм чиратта торудан котылу мөмкинлеге бирә.
Мария Кукаркина, пенсионер:
- Электрон хезмәтләрдән файдаланмыйм, талпыныш та ясап карамадым. "Дәүләт хезмәтләре" порталы турында ишеттем, әмма бик аз беләм. Кешеләр белән турыдан-туры аралашканда миңа тынычрак. Исәпләү приборлары күрсәткечләрен генә җибәрәм. Дөрес, улым Интернет аша коммуналь хезмәтләргә түли, өйдән чыкмый түләргә була, уңайлы ди. Белүемчә, кайберәүләр коммуналь хезмәтләр өчен терминал аша түли. Әмма аның янында кизү оператор һәрвакыт булмый. Шунлыктан бар кеше дә бу хезмәттән файдалана алмый, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, күзләре начар күргәнлектән, саннарны ялгыш җыюдан куркалар. Андыйларга электрон машинага караганда, кассирга акча бирү ышанычлырак.
Альберт Галиев, "Кама таңнары" приюты тәрбиячесе:
- Интернет һәм телевидение өчен терминал аша түлим: уңайлы, тиз һәм чират юк. Исәпләү приборы күрсәткечләрен Интернет аша тапшырам. Электрон почтадан еш файдаланам, җир шарының бер ноктасыннан икенчесенә тиз арада мәгълүмат җитүне искә алсак, заман кешесенең тормышын күпкә җиңеләйтә.
Ксения Филатова, 1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы:
- Мобиль телефонга акча салам, Интернет аша исәпләү приборлары күрсәткечләрен җибәрәм, әти-әниләрем коммуналь хезмәтләргә терминал аша түли. Банктан алынган карталар да, алар фикеренчә, бик уңайлы. Планлаштырылмаган әйбер сатып алганда һәм башка исәп-хисап операцияләре башкарганда ул еш ярдәмгә килә. Электрон хезмәтләрнең киләчәге бар, эш белән артык мәшгуль кешеләр өчен аның ихтыяҗы зур. Бу хезмәтләрдән Интернетка чыгу юлы булмаганнар яки өлкән яшьтә яки башка сәбәп белән яңа технологияләрне үзләштерә алмаганнар гына файдаланмый.
Людмила Будник, 13 нче "Көмеш тояк" балалар бакчасы мөдире:
- Ике елдан артык инде коммуналь хезмәтләр өчен банкомат аша түлим. Электрон хезмәтләр аша чит ил паспорты рәсмиләштердем, Инфомат аша еш кына штрафлар килүне тикшерәм. Түләүнең мондый формасы күңелемә хуш килә, Бердәм исәп-хисап үзәгендә яки почтада чират торып, вакыт үткәрәсе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру