Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Яраткан заводым”

Шундый исемле район шигырь уку конкурсы Л.Карпов исемендәге химзаводка 145 ел тулу уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә үтте. Нәфис сүз жанрын сөючеләр дүрт яшь төркемендә мәгълүмати технологияләр кулланып темага караган әсәрләр тәкъдим иттеләр. Классик, заман һәм җирле авторларның әсәрләре белән таныштыруны, туган як тарихына хөрмәт хисе тәрбияләүне, талантлар ачуны максат итеп...

Шундый исемле район шигырь уку конкурсы Л.Карпов исемендәге химзаводка 145 ел тулу уңаеннан Балалар иҗат үзәгендә үтте.
Нәфис сүз жанрын сөючеләр дүрт яшь төркемендә мәгълүмати технологияләр кулланып темага караган әсәрләр тәкъдим иттеләр.
Классик, заман һәм җирле авторларның әсәрләре белән таныштыруны, туган як тарихына хөрмәт хисе тәрбияләүне, талантлар ачуны максат итеп куйган бәйге ике этапта оештырылды. Беренчесе уку учреждениеләрендә "иң-иң"нәрне барлады, икенчесе район күләмендә узды.
Беренче кече төркем (5-7 яшь), икенче, урта, өлкәннәр (10-11 нче сыйныфлар) шигырь сөйләүче һәм компьютер презентациясен тәкъдим итүчедән торучы команданы хасил итте.
Чара химия заводы тарихын чагылдырган фильм карау белән башланды. Ул предприятие елъязмасы, билгеле заводлылар белән таныштырды.
Жюри әгъзалары завод директоры Наталья Потапова, китапханә хезмәткәре Альбина Попова һ.б.лар нәфис сүз осталары чыгышына бәя бирделәр.
Нәтиҗәдә, кече төркемдә 10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче Айсылу Туктаманова гран-прига ия булды. Беренче дәрәҗә лауреатлар - Айсылу Галиева, Артём Немтырев (1 нче балалар бакчасы), Арина Дружинина (10 нчы бакча).
Кече мәктәп төркеме арасында гран-при билгеләнмәде. Беренче дәрәҗә лауреатлар - 1 нче гимназия укучысы Эмилия Шиһапова, Турайдан Ранис Яхин һәм Рамил Нургалиев (презентация).
Урта төркемдә Рамил Нургалиев шигырь укучы буларак, Руслан Шаһабетдинов компьютер презентациясен яклап гран-при яуладылар (Турай).
Өченче мәктәп укучылары Анастасия Мессеева һәм Наил Маннапов беренче дәрәҗә лауреат булдылар.
Анастасия Суслова (өлкән төркем, 3 нче мәктәп) үзе иҗат иткән шигырьне тәкъдим итте һәм гран-при алды. Шул ук мәктәп укучысы Диана Бакирова беренче дәрәҗә лауреат булды. Катнашучыларның барысына да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары химзаводка 145 ел