Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балтырганлы балачак, яки карак төлке

Без - сугыш чоры балалары. Һәр йортта 4-6 шар бала үстек. Илдә сугыш бара. Авылда ир-атлардан өлкән яшьтәге бабайлар гына. Әби-бабайлары булмаган балалар көннәр буе үз карамакларында. Әниләр колхоз эшендә. Ул елларда балалар бакчалары зур авылларда гына. Без җир кардан арыну белән болында, тау буендагы агачлыкларда куянлы-төлкеле уйныйбыз. Гражданнар сугышыннан...

Без - сугыш чоры балалары. Һәр йортта 4-6 шар бала үстек.
Илдә сугыш бара. Авылда ир-атлардан өлкән яшьтәге бабайлар гына. Әби-бабайлары булмаган балалар көннәр буе үз карамакларында. Әниләр колхоз эшендә. Ул елларда балалар бакчалары зур авылларда гына. Без җир кардан арыну белән болында, тау буендагы агачлыкларда куянлы-төлкеле уйныйбыз. Гражданнар сугышыннан калган мылтык көпшәләре тапсак, уен аучылыга әйләнә. Көннәр буе саф һавада булгач, тамак ача. Өйдә ипи дигәннең кадерле исеме генә, үзе юк. Болын-әрәмәләрдән ашарга яраклы яшел үлән эзлибез. Аннан соң балтырган, йонлы көпшә калкып чыга, дөньябыз түгәрәкләнеп китә. Болар артыннан колхоз басуында борчак кузаклана. Аны, гадәттә, берәр бабай саклый. Каравылчының басуның икенче башына киткәнен генә көтеп торабыз да, елга аша чыгып, борчак кузаклары өзәбез. Һәм, бабай күргәнче, качабыз.
Җәй урталарында уракка төшәләр. Бөтен халык басуда була, без дә шунда кайнашабыз. Уенга да вакыт табабыз. Бер дустыбыз төлке оясына тап булды. Безгә кызык. Ояда 4-5 төлке баласы ята. Аларга тимәскә булдык. Арадан иң шук малай берсен өенә алып кайткан һәм читлеккә япкан. Төлке баласын уйнарга чыкканда үзеннән калдырмый. Төлке дә яңа хуҗасына ияләште. Дустыбыз аны муенына каеш тагып, эт кебек йөртә. Урманга уйнарга баргач, каешын салдыра. Бер мәлне дүрт аяклы дустыбыз юкка чыкты. Уен да онытылды. Урманны ду китереп эзлибез. Тапмадык. Төлкене оныта алмыйча, бик озак юксындык.
Ул да хуҗасын хәтерли булып чыкты. Кыш көне тавыкларын чүпләп кенә торган. Капкынга эләкте, бу вакытта дустыбызның абзарында бер генә тавык калган иде. Шулай итеп, дус дип йөргән төлкебез карак булып чыкты.
Наил Гайнетдинов,
хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары безгђ язалар