Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сабыйларга күңел җылысын биргән павловлар

Күптән түгел генә билгеләнә башлаган Әниләр көне - үзенчәлекле дата. Ул һәрберебез өчен изге бәйрәм. Ана булу - җаваплы бурыч, ә инде ятимнәрне багу - зур батырлык та. Безнең районда да язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга йөрәк җылысын бирүчеләр аз түгел. Тәрбиягә ике бала алган Гөлнара һәм Олег Павловлар гаиләсе - шуларның...

Күптән түгел генә билгеләнә башлаган Әниләр көне - үзенчәлекле дата. Ул һәрберебез өчен изге бәйрәм. Ана булу - җаваплы бурыч, ә инде ятимнәрне багу - зур батырлык та. Безнең районда да язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга йөрәк җылысын бирүчеләр аз түгел. Тәрбиягә ике бала алган Гөлнара һәм Олег Павловлар гаиләсе - шуларның берсе.
Гөлнара белән Олег беренче мәхәббәт хисен иртә татыйлар. Дуслашып йөргән чорда уртак тормышларын күзаллап хыялланалар. Әлбәттә, бәхетле гаилә оясы балалар тавышыннан гөрләп торачак. Тик беренче сабыйлары Дмитрийны алар озак көтеп алалар. Менә шул көтү, икеләнү елларында Павловлар:
- Кайчан да булса үз нәниебезне кулга алсак, назга сусаган нарасыйга ата-ана булыр идек, - диләр.
Хәзер уллары Дмитрий Әсән техникумы студенты, өйләнгән, кызлары Алёна колледж тәмамлый.
Гөлнара Фридовна үзен мәгарифкә багышлаган, педучилище, соңрак читтән торып Глазово пединститутын тәмамлый. Талантлы, оештыру сәләтенә ия мөгаллим мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары вазифасын башкара.
Олег Марсилович, яше җитү белән, ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үти. Хезмәт сөючән, уңай холыклы егет армия сафларында җитәкчелектән мактау сүзләрен еш ишетә. Автошәһәрдә яшәгән Гөлнара белән Читадагы Олег арасында ике ел дәвамында хатлар "очып" тора. Алар 1990 елда өйләнешәләр. Олег КамАЗга милиция бүлегенә эшкә урнаша. Соңрак әбиләрен тәрбияләргә кайтып, Менделеевскида төпләнеп калалар. Монда да гаилә башлыгы хокук саклау органында эшләүне сайлый. Катлаулы хезмәтен - участок милиционеры вазифасын намус белән башкара. Аны әле дә күпләр сагынып, рәхмәт сүзе белән искә ала. Хәзер Олег Түбән Кама аэропортында куркынычсызлык сагында эшли.
Павловлар әманәтләре турында онытмыйлар. Гөлнара Фридовна вазифасы буенча да тормыш кыерсытуын татыган сабыйлар белән очрашып тора.
2011 елның 26 гыйнварында балалар йортында яшәгән биш яшьлек Ләйсән белән өч яшьлек Айдар өчен яңа тормыш башлана. Бу адымны ясар алдыннан Павловларга төрле фикерләр ишетергә туры килә: үз балаларыгыз үскән инде, нәрсәгә проблема эзлисез, уңышсыз гаиләдән ич алар, көчегез җитәрме соң... Курку, сагаюлар беренче күрешүдә үк юкка чыга. Мәхәббәткә, күңел җылысына сусаган нәниләр аларны азга гына аерылышкандай кочаклап каршы алалар. Берләшү мизгеле дә символик - Гөлнара Фридовнаның әти-әнисе ни-
кахлашкан бәйрәм көнендә яңа гаилә, туганнар белән танышылар. Ләйсән белән Айдарның хәзер өлкән абыйлары, апалары, әби-бабалары бар. Гөлнара Фридовна ул көннәрне зур дулкынлану белән искә ала.
- Кинәт ике балалы булу тормышны 180 градуска үзгәртте. Бер елга якын кечкенә балалы ата-ана булырга өйрәндек. Ә алар безне беренче көннән үк "әти-әни" дип атадылар. Бар авырлыклар Олег белән бергә үтелде, ул минем ышанычым һәм таянычым. Дмитрий белән Алёна да ярдәм итте. Ләйсән икенче сыйныф укучысы, Айдар балалар бакчасына йөри. Дөресен әйтсәк, алар безгә оныкларыбыз кебек. Гаилә елъязмасы вакыйгаларга да бай: бергә диңгез буенда булдык, балалар Казанга Алёна янына, күрше шәһәрләргә экскурсиягә баралар. Без - бәхетле гаилә.
Ә җылы гаилә оясын тапкан Ләйсән белән Айдар аларның фидакарьлегенә, рухи көченә һәм изгелегенә баш иярләр әле.
Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ђнилђр кљненђ