Изге сүз белән күңелне җылытыйк
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында коррекция мәктәбендә уздырылган чара шулай аталды. Анда әти-әниләр, педагоглар, укучылар һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Чараны алып баручы педагоглар Әлфия Гафиятуллина һәм Алсу Вәлиева ике телдә игелек, изгелек, мәрхәмәтлек, мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата битараф булмау турында сөйләделәр. Коллектив әзерләгән концерт программасына кертелгән лирик җырлар һәм дәртле биюләр залдагыларга...