Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүләккә концерт

"Юность" район мәдәният йортына килгән тамашачыны җирле эстраданың яшь артистлары бай эчтәлекле концерт программасы белән сөендерделәр. Алар Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иң яхшы сәхнә номерлары әзерләделәр. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. Ул район башлыгы Игорь Привалов исеменнән авыруларын җиңүдә сабырлык...

"Юность" район мәдәният йортына килгән тамашачыны җирле эстраданың яшь артистлары бай эчтәлекле концерт программасы белән сөендерделәр.
Алар Халыкара инвалидлар көне кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен иң яхшы сәхнә номерлары әзерләделәр.
Җыелганнарга сәламләү сүзе белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. Ул район башлыгы Игорь Привалов исеменнән авыруларын җиңүдә сабырлык һәм батырлыклары, актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде.
- Чыгышлар яхшы тәэсир калдырды. Безгә "Очарование" үрнәк бию ансамбле биюләре, "Радуга" вокаль төркеме солистлары җырлары ошады, - дип бүлешә Хаҗия Латыйпова.
- Җыр тыңларга тагын калыр идем. Камилла Садыйкова, Григорий Галкин, Гүзәл Гатауллина җырларын осталык белән башкардылар.
- Мине "Кызыклы фамилияләр" мәсәлен укыган Ольга Куликова әсир итте, - дип билгели Нина Романова.
Концерт программасы алып баручылардан башка тулы булмас иде. Бу рольне, һәрвакыттагыча, Рәкыйга Хәмәтгалимова һәм Виктор Никифоров башкардылар.

Лариса Кривилева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары программасы

2
X