Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

Рус Тат
Җәмгыять

Якташыбыз – галим химик

Вакытның шулкадәр тизлек белән алга омтылуы мине бу мәкаләне язарга этәрде. Кичә генә әле без посёлок, авыл кызлары һәм егетләре булсак, бүген инде чал чәчле өлкән кешеләр. Менделеевлылар шуны белсеннәр иде - еракта калган сугыштан соңгы елларда да булачак талантлар үсте. Шуларның берсе - Илдус Әгъләмович Нуретдинов. Ул 1935 елның...

Вакытның шулкадәр тизлек белән алга омтылуы мине бу мәкаләне язарга этәрде.
Кичә генә әле без посёлок, авыл кызлары һәм егетләре булсак, бүген инде чал чәчле өлкән кешеләр. Менделеевлылар шуны белсеннәр иде - еракта калган сугыштан соңгы елларда да булачак талантлар үсте. Шуларның берсе - Илдус Әгъләмович Нуретдинов. Ул 1935 елның 13 маенда Татарстан АССРның Бондюг посёлогында туган. 1952 елда 1 нче мәктәптә (хәзер ул 4 нче мәктәп) 10 нчы сыйныфны тәмамлаган.
Өлкән сыйныфларда аны кызыксынучан булуы, күп укуы һәм хезмәтне яратуы аерып тора. Дәфтәр тутырып диярлек язган иншалары шул турыда сөйли. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы акыллы педагог Апполинария Тимофеевна Ершова аларны еш кына кычкырып укый, аңлатма бирә һәм бәяли.
Илдус Нуретдинов гади эшче гаиләсендә үсә. Әти-әниләре - төп заводлылар. Әтисе Сталинград сугышында һәлак була, әнисе Л.Карпов исемендәге заводта 40 ел хезмәт куя. Нәкъ менә шул аның язмышын билгели дә.
Илдус Әгъләмович Горький университетын уңышлы тәмамлый. Химик белгечлеге алып ялгышмый. Ул - химия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның фәннәр академиясе член-корреспонденты.
"Татарстанның фәннәр академиясе" исемле китабында, өлешчә алганда, болай диелә: "...Илдус Әгъләмович фосфорлы органик кушылмалар, гетероциклик һәм биологик актив матдәләр стереохимиясе һәм химия өлкәсендә күренекле галим булды. Аның тарафыннан төрле биологик актив препаратлар синтезы, шул исәптән авыл хуҗалыгы, ветеринария һәм медицина өчен үзенчәлекле алымнар эшләнде" (191 нче бит).
Институтны тәмамлаганнан соң, Илдус Нуретдинов Әзербәйҗанның Фәннәр академиясендә кече фәнни хезмәткәр, аннан Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгендә органик, физика-химия институты директоры урынбасары булып эшли. Казан шәһәренең А.Арбузов исемендәге органик, физика-химия институтында эшләгән чоры тикшеренүләр, шулай ук яшь галимнәр әзерләүдә иң актив фаза булып исәпләнәдер. Ул озак еллар институт лабораториясен җитәкли.
Профессор буларак, Илдус Әгъләмович Казан химия-технология институтында биологик актив матдәләр химиясе, биоорганик химия синтезы буенча лекцияләр укый. Казан дәүләт университетында да укыта. Булачак талантлы яшь галимнәр аның җитәкчелегендә кандидатлык диссертациясе яклыйлар.
Берничә ел дәвамында галим, координатор буларак, агропромышленность программасы буенча СССРның фәннәр академиясе йөкләмәсе белән зур масштаблы тикшеренүләрне җитәкли.
Ул 250дән артык фәнни эш, шул исәптән егерме биш уйлап табу авторы. XXI гасыр фәне буларак, биотехнологияне үстерүгә зур игътибар бирә һәм "нәкъ менә биотехнология бүгенге көндә шәһәрләр, посёлок, фермалар һәм предприятиеләр өчен үзенчәлекле "санитар" була алыр иде" дип саный. ("Вечерняя Казань" газетасы, 1989 елның 12 августы). Аның фикеренчә, һәр ачыш кешеләргә файда китерергә тиеш. Кан рагын дәвалау өчен дару ясау өстендә 15 ел хезмәт куя ул. Озак тикшеренүләр һәм тәҗрибәләрдән соң андый препарат табыла. Тикшеренү нәтиҗәләре абруйлы журналларда басылып чыга һәм халыкара фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан таныла. Илдус Әгъләмович институтның алты хезмәткәре белән берлектә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен ала. Чираттагы адым - клиник сынау, димәк препаратның эшчәнлеген кешеләрдә сынап карау, 2011 елда "Аргументы и факты" атналык газетасындагы "Сәламәтләнү уколы" исемле язмада шул турыда сөйләнә.
Галимнең күпкырлы эшчәнлеге югары бәяләнә һәм Д.И.Менделеев исемендәге химия җәмгыяте конкурсында бүләкләнә. Ул күп мәртәбәләр Бөтенсоюз һәм Халыкара, шул исәптән Германиядә, Кытайда, Польшада узган семинар-конференцияләрдә катнаша.
Хәзер Илдус Әгъләмович үзенең А.Арбузов исемендәге институтында өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләвен дәвам итә. Өлкән яшьтә фәнгә хезмәт итү, бай тәҗрибә һәм белемең белән уртаклашу, яшь фән кандидатлары әзерләү - бу искиткеч һәм зур галимгә хас гамәл.

Николай Лобанов, сыйныфташы, хәрби хезмәт ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары синећ кешелђрећ, менделеевск