Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изге сүз белән күңелне җылытыйк

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында коррекция мәктәбендә уздырылган чара шулай аталды. Анда әти-әниләр, педагоглар, укучылар һәм чакырылган кунаклар катнашты. Чараны алып баручы педагоглар Әлфия Гафиятуллина һәм Алсу Вәлиева ике телдә игелек, изгелек, мәрхәмәтлек, мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата битараф булмау турында сөйләделәр. Коллектив әзерләгән концерт программасына кертелгән лирик җырлар һәм дәртле биюләр залдагыларга...

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында коррекция мәктәбендә уздырылган чара шулай аталды. Анда әти-әниләр, педагоглар, укучылар һәм чакырылган кунаклар катнашты.
Чараны алып баручы педагоглар Әлфия Гафиятуллина һәм Алсу Вәлиева ике телдә игелек, изгелек, мәрхәмәтлек, мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата битараф булмау турында сөйләделәр. Коллектив әзерләгән концерт программасына кертелгән лирик җырлар һәм дәртле биюләр залдагыларга рух күтәренлеге һәм бәйрәм кәефе бирде. "Зәңгәр томан", "Озёра доброты", "Бродячие артисты" музыкаль композицияләре тамашачы күңеленә хуш килде, "Дождик", "Ана тавык һәм чебиләр" сәхнәләштерелгән тамашасы, "Моряк" биюе дә алкышларга күмелде, әниләргә багышланган җыр һәм шигырь юлларын тыңлап, күпләрнең күзләре яшьләнде.
Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов бай эчтәлекле чара әзерләгән укучыларга һәм педагогларга рәхмәт белдерде. Киләчәктә тагын да яңа хезмәт уңышларына ирешүләрен теләп, мәктәп коллективының эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.
Учреждение директоры Дамира Сәлимханова талантлы педагоглар җитәкчелегендә балаларның җырларга, биергә, нәфис сүз сөйләргә өйрәнүләрен ассызыклады, әти-әниләрне дәрестән тыш чараларда ешрак күрергә теләвен белдерде. Чара күмәк җыр белән тәмамланды.
Мәдинә Григорьева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Инвалидлар ункљнлеге