Бию дәүләтендә
Иҗат үзәгенең "" үрнәк бию коллективы концертында 50 бала биючегә багышланды. Коллективның иң яшь әгъзалары беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадылар һәм биюче антын бирделәр. Аларга таныклыклар һәм бүләкләр тапшырылды. - Бу көн гаиләбез өчен зур вакыйгага әверелде, - ди биш яшьлек Диләрә Казакованың әнисе Ленара. - Без чарага дулкынланып...
Иҗат үзәгенең "" үрнәк бию коллективы концертында 50 бала биючегә багышланды.
Коллективның иң яшь әгъзалары беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясадылар һәм биюче антын бирделәр. Аларга таныклыклар һәм бүләкләр тапшырылды.
- Бу көн гаиләбез өчен зур вакыйгага әверелде, - ди биш яшьлек Диләрә Казакованың әнисе Ленара. - Без чарага дулкынланып әзерләндек, күлмәк сайладык, репетицияләргә йөрдек.
- Бүген безнең балалар яңа гаиләле булдылар, без сезнең ышанычны акларга тырышырбыз, - диләр ата-аналар, коллектив җитәкчесе Гүзәл Зиннәтуллинага рәхмәт йөзеннән чәчәк бәйләме тапшырып.
Балалар иҗат үзәге директоры Әлфия Талыйпова горурлык белән ансамбльнең быел яулаган казанышларын билгеләп китте, алар арасында - "Кояшка үрелергә" халыкара фестивале гран-прие, республика һәм башка конкурслар лауреатлары дипломнары.
Тамашачылар "Балалар бүлмәсендә", "Болытларда кал", "Банан республикасы" биюләрен һәм "Радуга" вокаль төркеме солистлары чыгышын алкышлар белән каршы алдылар.
- "Очарование"нең концертларын берничә ел дәвамында күзәтәм, - ди Наилә Гәрәева, коллективның катнашучылары арта, малайлар килә, иҗат потенциалы да үсә. Һәр яңа композицияләре биючеләргә дә, тамашачыга да кызыклы.
Ольга Смолькова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев