Синең кешеләрең, Менделеевск рубрикасы буенча яңалыклар
-
Менделеевск юбилеена
Юбилей елы алдыннан безнең Кама яны шәһәр һәм район вакыйгалары, тормышлары кызыклы, Бондюг төбәге кебек бай тарихлы кешеләр турында материаллар яктыртуны башлыйбыз. Үзләреннән якты эз калдырганнарның күбесе бакыйлыкта, ләкин алар белән эшләгән һәм аралашкан кешеләрнең әле һаман да исендә. Болар исемнәре зур хәрефле кешеләр. Чирек гасыр элек искиткеч яхшы кеше...
-
Мәхәббәт белдерү
"Мин Менделеевскины яратам" - бу мәхәббәт белдерү генә түгел, Менделеевскиның туган көне алдыннан урнаштырылган шәһәр символы да. - Без бу вакыйгадан читтә кала алмадык. Соңгы вакытта торак пунктыбыз уңай якка үзгәрә һәм матурлана. Һәм аны яратыр өчен сәбәпләр дә арта, - диләр Полина Кулакова һәм Эмилия Гудовская. Чынлап та, шәһәрдә...
-
Миневәли Ганиев: вакыт безне сайлады
Газетабызның бу санында Бөек Ватан сугышы ветераны Миневәли Минегалиевич Ганиев хатирәләре белән уртаклаша. - Җиңүне Германиядә Берлиннан ерак түгел икенче Белоруссия фронтында сугышкан 15 нче гвардиянең танк бригадасы составында каршыладым. Без Берлинда стратегик һөҗүм операциясендә катнаштык. Канкойгыч сугыш тәмамлануга шатландык һәм илебез бездән көткән бар нәрсәне эшләдек. Фашистларның каршылыгын җиңеп,...
-
Хатын-кыз-Яз яки Роза ханымның миллион чәчәге
Ул табигать кышкы йокыдан уянып, беренче язгы җылы кояш нурлары, күтәренке кәеф, өметле хыяллар бүләк иткән, умырзаялар, аның артыннан лалә чәчәкләре баш калкыткан искиткеч чорда туган. Роза Йосыпова язны аеруча ярата, димәк, озакламый бакча эшләре башлана, үсемлек кәлшәләрен ачык туфракка күчереп утыртырга мөмкин булачак. Чәчәк утырту һәм яшелләндерү - Роза...
-
Игътибар, конкурс!
"Әти һәм ул Ватан сагында" бәйгесен Архиповлар һәм Әхмәдиевлар гаиләләре дәвам итә. Песәй авылыннан Әхмәдиевлар да безнең бәйгедән читтә калмады. Зөфәр Сәхабетдинович 1982-84 елларда Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. - Армиядә булу егетләрне физик һәм рухи яктан чыныктыра, шунлыктан улларым Алмаз һәм Айдарның, әтиләре кебек, гражданлык бурычларын лаеклы...
-
Курку – аңа хас сыйфат түгел
Бүген заводыбызның иң яшь җитәкчеләренең берсе - баш энергетик урынбасары Эдуард Николаев турында сөйләргә телибез. Ул Минзәләдә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан энергетика институтына керә. Өченче курста укыганда ук, һөнәренең үзенчәлекләренә төшенү өчен, электромонтажчы булып эшли. Эдуардның хезмәт биографиясе Менделеевскида 2010 елда Карпов исемендәге химзаводның электр цехында энергия челтәре һәм подстанцияләрнең...
-
Яшь буынга остаз
"Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Марина Куликова 2015 елдагы эш нәтиҗәләре буенча "Һөнәре буенча иң яхшы" булып танылды. Марина Владимировна биредә 15 ел хезмәт куя. - Балалар белән эшләү бик катлаулы, үзенчәлекле, мавыктыргыч хезмәт. Бу эш һәрвакыт белемне үстерергә, камилләштерергә, туктаусыз эзләнергә мәҗбүр итә. Шунсыз мөмкин түгел. Белемне туктаусыз тулыландырып тормасаң...
-
Менделеевлылар Яңа елга ничек әзерләнә
Озакламый без Көнчыгыш календаре буенча Утлы маймыл елын каршылыйбыз. 2016 елда һәркем тормышын яңа биттән башлый, хыялларын гамәлгә ашыра ала. Шул уңайдан без шәһәрлеләрдән гаиләләрендә нинди традицияләр булуы, бәйрәмгә ничек әзерләнүләре турында сораштык. Регина Гайсова: - Яңа ел чыршысын гаилә архивыннан фотографияләр, сирәк очрый торган пыяла уенчыклар белән бизибез. Улыбыз...
-
Яхшы сыйфат өчен
"Карпов исемендәге химия заводы" акционерлык җәмгыяте, продукциясе берьюлы алты абруйлы бүләккә ия булып, Россия һәм Татарстанның иң яхшы товарлары исемлегенә керде. ОПЦның ингибитор һәм биоцидлары "Татарстан Республикасының иң яхшы товары һәм хезмәт күрсәтүе-2015" бәйгесенең лауреат һәм беренче дәрәҗә дипломнары һәм "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" бәйгесе дипломына лаек булды. Моннан...
-
Уен эш түгел – менделеевлы кинога төшә
Танылган актерлар белән ничек бер кино төшерү мәйданчыгына эләгергә? Популяр җырчылар белән ничек фотога төшәргә? Бу турыда актер, булачак юрист һәм үзенчәлекле шәхес Роман Прохоров сөйләячәк. - Рома, үзең белән таныштырып кит әле. - Миңа 22 яшь, читтән торып Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында укыйм, Чаллыда кою заводында хезмәт куям....
-
Сәүдә хезмәтенә багышланган гомер
Вера Григорьевна Сазонова 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул озак еллар намуслы хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале белән бүләкләнгән. Бу ачык күңелле ханымны шәһәрдә күпләр белә. Ул озак еллар гастрономда, аннан яшелчә кибетендә эшләде. Язмабыз герое күпбалалы гаиләдә туа. Әтисе Григорий Казаков ОРС складында эшли. Вераның балачагы җиңел булмый. 50...
-
Район яшьтәше вәкиле
Өстәмә белем бирү педагогы Гөлназ Стрелкова 1985 елда - Менделеевск районы оешкан елда туганнар исәбеннән. Аңа 30 яшь, әмма ул тормышта күп нәрсәгә ирешкән. - Гөлназ май аенда туды, ул көнне җепшек кар яуды. Әмма ул безнең шатлыгыбызга комачауламады, - диләр Фәния Рафаиловна һәм Фоат Фәйзрахманович. - Без аны һәм...
-
Атказанган химик
Түбән Камада Химиклар көне алдыннан бу өлкәдә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чара булды. "ТРның атказанган химигы" дигән мактаулы исем - Борис Әсфәндияровның "Менделеевсказот" ҖЧҖ концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехының компрессор җайланмалары машинисты буларак дүрт дистә еллык эшчәнлек нәтиҗәсе. Бүләкне ул Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. Борис...
-
Озын гомернең сере – оптимизм һәм юмарт күңеле
"Менделеевские новости" газетасы тарихына тагын бер истәлекле - 80 нче ел язылды. Юбилей көнендә районканың иҗат коллективы журналистика ветераннары турында искә алды. Миннебикә Сабирҗановна Хәлиуллина - шундыйларның берсе. Күп кенә тыл хезмәтчәннәре белән беррәттән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аңа да юбилей медале тапшырылды. Ветеран шулай ук республика лидеры Рөстәм...
-
Тылсымлы моң дөньясында
Күпкырлы талант иясе, тәҗрибәле педагог Эльмира Сабирҗанова шушы көннәрдә 50 яшьлек юбилеен һәм балалар сәнгать мәктәбендә хезмәт эшчәнлегенең 20 еллыгын билгеләде. - Минем бар яшәешем музыка белән бәйләнгән, аннан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Җиде ел шәһәрнең сәнгать мәктәбендә, аннан Смоленскида музыка-педагогика училищесында, соңрак Казан педагогия институтының музыка...