“Ший кандра” – “Көмеш бау”
Илнәт авылында узган мари биюләре фестивале шулай дип аталды. Чарада Әгерҗе, Алабуга, Алнаш районнарынан, Алабуга һәм Можга шәһәрләреннән фольклор коллективлары катнашты. Кунакларны Монаш җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов, ТРда Марий Элның тулы вәкаләтле вәкиле, ТР ММА марилары рәисе Олег Третьяков сәламләделәр. Үзешчән артистлар үзенчәлекле мари биюләрен тәкъдим иттеләр, аларны тамашачы көчле...
Илнәт авылында узган мари биюләре фестивале шулай дип аталды.
Чарада Әгерҗе, Алабуга, Алнаш районнарынан, Алабуга һәм Можга шәһәрләреннән фольклор коллективлары катнашты. Кунакларны Монаш җирлеге башлыгы Ростислав Иосифов, ТРда Марий Элның тулы вәкаләтле вәкиле, ТР ММА марилары рәисе Олег Третьяков сәламләделәр. Үзешчән артистлар үзенчәлекле мари биюләрен тәкъдим иттеләр, аларны тамашачы көчле алкышлады. Программаны ЗАГС начальнигы Фаина Козырева алып барды. Фестиваль ахырында артистлар һәм авыл халкы онытылган "Мари бавы" биюен башкарды. Кунаклар матур чара оештырулары, үзара аралашырга мөмкинлек бирүләре өчен җирлек хуҗаларына рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев