Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Атказанган химик

Түбән Камада Химиклар көне алдыннан бу өлкәдә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чара булды. "ТРның атказанган химигы" дигән мактаулы исем - Борис Әсфәндияровның "Менделеевсказот" ҖЧҖ концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехының компрессор җайланмалары машинисты буларак дүрт дистә еллык эшчәнлек нәтиҗәсе. Бүләкне ул Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды. Борис...

Түбән Камада Химиклар көне алдыннан бу өлкәдә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чара булды.
"ТРның атказанган химигы" дигән мактаулы исем - Борис Әсфәндияровның "Менделеевсказот" ҖЧҖ концентрацияләнмәгән азот кислотасы җитештерү цехының компрессор җайланмалары машинисты буларак дүрт дистә еллык эшчәнлек нәтиҗәсе. Бүләкне ул Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.
Борис Абдуллович Башкортстанда күп балалы эшчеләр гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, белгечлек ала, Мәләүзнең минераль ашламалар заводында машинист булып хезмәт куя. 1988 елда чакыру буенча Яңа Менделеевск химия заводын эшләтеп җибәрүгә килә. Шул көннән Менделеевск аның һәм якыннарының яраткан шәһәренә әйләнә. Хатыны Флорида - НАК цехы диспетчеры, башка коллегалары кебек, өзлексез җитештерү процессында катнаша.
Борис Абдуллович изге сүзләргә лаек НАК цехының дус, тату коллективы турында ихластан сөйли. "Менделеевсказот"та аның Казан энергетика институтын тәмамлаган 27 яшьлек улы Таһир да эшли. Хезмәт династияләре - химзаводның горурлыгы. Буыннар алмашын ныгыту, династияләр санын арттыру өчен биредә барлык шартлар тудырылган. Әсфәндияровларның икенче уллары Радмир безнең училищеда электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеге алган, хәзер Чаллы фирмасында монтажлаучы.
5 ноябрьдә Борис Абдуллович 60 яшен билгеләячәк. Аңа бу яшьне биреп булмый, энергиясе ташып тора, спорт белән шөгыльләнә, күп укый, урманда йөрергә ярата. Тагын бер һәвәслеге - балык тоту, әмма аның өчен иң әһәмиятлесе - күңел җылысы һәм мәхәббәт бүләк итүче гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яћалыклары Химиклар кљне