Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Синең кешеләрең, Менделеевск

Мәхәббәт белдерү

"Мин Менделеевскины яратам" - бу мәхәббәт белдерү генә түгел, Менделеевскиның туган көне алдыннан урнаштырылган шәһәр символы да. - Без бу вакыйгадан читтә кала алмадык. Соңгы вакытта торак пунктыбыз уңай якка үзгәрә һәм матурлана. Һәм аны яратыр өчен сәбәпләр дә арта, - диләр Полина Кулакова һәм Эмилия Гудовская. Чынлап та, шәһәрдә...

"Мин Менделеевскины яратам" - бу мәхәббәт белдерү генә түгел, Менделеевскиның туган көне алдыннан урнаштырылган шәһәр символы да.

- Без бу вакыйгадан читтә кала алмадык. Соңгы вакытта торак пунктыбыз уңай якка үзгәрә һәм матурлана. Һәм аны яратыр өчен сәбәпләр дә арта, - диләр Полина Кулакова һәм Эмилия Гудовская.

Чынлап та, шәһәрдә күңел ачу мәйданнары үсешенә зур игътибар бирелә. Стела куелу белән тагын бер күренекле урын артты. Билгелик, арт-объект шәһәр Советы депутаты Назыйм Әхмәтов ярдәме белән урнаштырылды.

Район башлыгы Валерий Чершинцев ачылу тантанасында корылма урнаштыру урыны очраклы сайланмавын, фонтан янындагы мәйданга күп кеше, аеруча яшьләр җыелуын билгеләде.

- "Мин Менделеевскины яратам" стеласын урнаштыру - яхшы якка үзгәрешнең бер билгесе. Шуның өчен әйтәсе килә, шәһәрне сүздә генә түгел, эш белән дә яратыгыз, - дип халыкка мөрәҗәгать итте муниципалитет җитәкчесе. Кичке чараны "Кристалл" бию коллективы катнашында флешмоб дәвам итте.

Истәлекле билге белән бергә мәйданда тармакландырылган агач бизәлеше белән беренче креатив эскәмия барлыкка килде. Меценатлар билгеләвенчә, тиздән ул башкалары белән тулыландырылачак. Моннан тыш биредә яшьләр өчен махсус Wi-fi зонасы бар, теләгәннәр түләүсез интернеттан файдалана алалар.

- Минем уйлавымча, бу урын шәһәрегезнең иң күренекле урыннарынан берсе булачак дип уйлыйм, - дип билгели Удмуртиядән килгән кунак Ольга Соколова. Символик мәхәббәт белдергән мондый арт-объектлар Рәсәйнең күп эре шәһәрләрендә урнаштырыла. Менделеевск заман белән бергә атлый. Аның төс карары яшьләр арасында патриотик рух булдырып Россия триколорында эшләнгән. Без бу мизгелдән файдаланып "Мин Менделеевскины яратам" язуы фонында истәлек өчен селфига төштек. Бу фотосурәт социаль челтәрдә лаеклы урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев