Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Валентина Ивановна Верёвкина комсомол туган көндә юбилеен билгеләп үтте
Педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның атказанган укытучысы Валентина Ивановна Верёвкина комсомол туган көндә юбилеен билгеләп үтте. 1 нче мәктәпнең чыгарылыш укучысы, безнең даими хәбәрчебез Роза Баһаветдинова-Шәфыйкова мәктәп еллары, яраткан укытучысы турында яза. Безнең сыйныф 1963 елда аның беренче чыгарылышы булды. Валентина Ивановна Верёвкина минем уку елларындагы хатирәләремдә төп урынны алып тора....
-
Сез хезмәт һәм оборонага әзерме?
Быелгы уку елында мәктәп укучылары ГТО нормативлары тапшырачаклар. Бу яңалык күп бәхәсләр тудырды, әмма беркемне дә битараф калдырмады. Өлкән буын кешеләре ГТОның нәрсә икәнен яхшы хәтерлиләр. Нәкъ менә алар Владимир Путинның фәрманын хуплап каршылады. Президентның инициативасы массалы спортны үстерү, аның кулайлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм ул масштаблы милли проект булачак....
-
Министр әти-әниләрдән акча җыюны тыйды
7 октябрьдән мәктәпләргә әти-әниләрдән теләсә нинди ихтыяҗга акча җыю тыелды.Татарстанның вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттахов кул куйган хат муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә юлланды. Документта билгеләп үтелгәнчә, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы мондый җыюларны булдырмау турында берничә мәртәбә инструктив-методик хатлар юллады. Шуңа да карамастан, әти-әниләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан...
-
Укытучыларга Салават һәм Динә Гарипова җырлады
Менделеевск педагоглары Укытучылар көненә багышланган республика бәйрәмендә катнаштылар. Тантаналы чара шимбә көнне башкаланың "Баскет-холл"ында узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов укытучыларга тәбрикләү сүзе белән мөрәҗәгать итте һәм мәгариф өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә лаеклы бүләкләр тапшырды. Концерт программасында алып баручы Яна Чурикова, "Тавыш" проекты җиңүчесе, Россиянең атказанган артисты Динә Гарипова, Татарстанның халык...
-
Кыңгырау белем иленә дәште
Район мәктәпләрендә беренче кыңгырау яңгырады. 1 нче гимназия капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Быел аның бусагасын 27 беренче сыйныф шәкерте атлап керә, сигез чыгарылыш гимназия белән саубуллаша. 3 нче мәктәп белем ишекләрен 27 нче тапкыр ачты. 63 укучы коррекция мәктәбендә Белем көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. Материалның тулы вариантын "Менделеевск яңалыклары"...
-
Яңача тестлаштыралар
Яңа уку елы башлану белән мәктәпләрдә һәм вузларда профилактик чаралар старт ала. Алар кысаларында укучылар һәм әти-әниләр гадәттә тулы мәгълүмат алалар һәм профтикшерүгә ирекле ризалык бирәләр. Республика Хөкүмәте һәм наркоконтроль идарәсе инициативасы буенча тестлаштыру белән медтикшерүләр 2006 елдан үткәрелә. Шул вакыт эчендә 800 меңнән артык укучы һәм студент тикшерелде һәм...
-
Мәктәпләр килешүгә кул куйды
Муниципалитетта мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, Яр Чаллы институты вәкилләре катнашында киңәшмә булды. Мәктәп директорлары башкарма комитет белән үзара хезмәттәшлек турында ике яклы килешүгә кул куйдылар. - Бу планлаштырган күрсәткечләргә ирешүгә һәм эшчәнлегебезнең нәтиҗәсен тиешле бәяләүгә стимул булачак, - диде Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов. Яр Чаллы институтында "Мәгарифтә менеджмент" курсларында укулар...
-
Заманча мәктәпкә лидерлар кирәк
Чәчәкләр һәм котлаулар, рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр, кул эшләре күргәзмәсе, яшь артистлар һәм спортчылар чыгышлары - болар барысы да пәнҗешәмбе көнне "Юность" район мәдәният йортында узган традицион мәгариф хезмәткәрләре конференциясенең нигезен тәшкил итте. Укытучылык форумы район мәдәният йорты янындагы мәйданда һәм Геройлар аллеясында гадәти булмаганча старт алды. Һәркемгә балачактан таныш...
-
Фестивальдә иң яхшы укытучылар очрашты
Казан федераль университетының Алабуга филиалында мәктәп укытучыларының V Халыкара фестивале узды. Анда Россия һәм Татарстанның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары һөнәри белем бирү системасы вәкилләре, мәктәп белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашты. Менделеевскины "Ел укытучысы" конкурсы җиңүчеләре, "Мәгариф" өстенлекле милли проектында катнашучылар, "Безнең яңа укытучыбыз" гранты вәкилләре...
-
Икмәкнең кадерен белик
"Өмет яры" социаль үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен ипи заводына экскурсия оештырдылар. "Кече Ватаным" проекты кысаларында уздырылган чара яшүсмерләрне һөнәрләр, предприятие тарихы, анда хезмәт куючылар белән таныштыруны, икмәккә сак караш тәрбияләүне максат итеп куйды. Җитештерү мөдире Язилә Гыйззәтуллина белән укучылар һәркем яратып ашаган ипи төрләре, батон, булкалар,...
-
Чыгарылышларукырга кайда керә?
Чыгарылыш имтиханнары мәктәп укучыларына яңа тормышка юл ача. Бүгенге унберенче сыйныфлар озакламый төрле уку йортлары студентлары булачак. Безнең корреспондент Анжела Райсян чыгарылышлардан БДИны ничек тапшырулары һәм кайсы уку йортын сайлаулары турында сораштырды. Алина Смирнова, 1 нче гимназия: - Мәктәптә имтиханнарны әдәбияттан - 82 балл, рус теленнән - 98, инглиз теленнән...
-
Өч яшьлек бала авыр җәрәхәтләр алды
8 июльдә 19 сәгатьләр тирәсендә өч яшьлек баланың авыр җәрәхәтләр алу очрагы тикшерелә. Редакциягә шәһәрледән уен мәйданындагы хәл турында хәвефле хәбәр алдынды. - Без бу урамда еш йөрибез. Биредә һәрвакыт кеше күп, аеруча балалар. Чөнки ял өчен эскәмияләр генә түгел, уен мәйданчыгы да бар. Ләкин ул ремонт таләп итә. Шул...
-
“Атлантус”ка ялга
"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүче тугыз бала Кырымга шундый исемле сәламәтләндерү лагерына китте. Ял итүчеләр уңайлы заманча җиһазланган номерларда яшәячәкләр. Сәламәтләнү процедуралары, күңел ачу программасы, экскурсия, конкурс, бәйгеләр, диңгездә су керү, кызыну - барысы да көч җыеп, ныгып кайтырга ярдәм итәчәк.
-
Уңышның нигезе – энергияле команда һәм балаларның теләге
Һәр ел саен Менделеевск каратистлары бер атна Ык Тамагында "Яшь мастер" палаткалы лагерында ял итәләр. Смена ачылуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, яшьләр бүлеге начальнигы Александр Макаров, Гигиена һәм эпидемиология бүлеге мөдире Валерий Якимов булдылар. - Район башлыгы исеменнән сезне чираттагы сезон ачылу белән котлыйм, - дип балаларга мөрәҗәгать...
-
Балалар бакчасы-2014: компенсациягә белешмәләрне яңартабыз
Балалар бакчаларында мәктәпкәчә учреждениегә компенсация түләү өчен документлар кабул итү башланды. Субсидиягә керемнәре һәр әгъзасына 20 меңнән кимрәк булган гаиләләр исәп тота ала. Исегезгә төшерәбез, элеккеге күләмдә сакланган федераль ташламадан тыш (20% - беренче балага, 50% - икенче һәм 70% - өченче), муниципаль субсидиягә дә дәгъва итәргә була. Ә ул...