Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ата-аналар фикере
Хәбировлар гаиләсендә уллары Азат һәм Айдар "Юниор"га бару өчен, ел саен җәй җиткәнен түземсезләнеп көтәләр. - Саф һава, хәрәкәтчән уеннар алар өчен файдалы. Балалар ял итеп һәм канәгать булып кайталар, - ди әниләре Эльвира Хәбирова. Ә менә исемен атарга теләмәгән әтиләрнең берсе балаларның яшәү шартларын яхшырту теләген белдерде. - Июньдә...
-
“МЯ” сораштыра: Сез җәегезне ничек үткәрәсез?
Максим Коновалов, Олег Ганьков, Данил Харьковский, Фомин урамының 24 нче йортында яшәүчеләр: - Кич белән ишегалдында бик күп бала-чага җыела, безгә әйдәманнар килә, төрле уеннар үткәрәләр. Ә көндез үзебез качышлы, футбол уйныйбыз. Куаклыкларда штаблар ясыйбыз. Яңгыр яуганда шунда качабыз. Дөрес, көчле яңгыр штабны юешләтте, хәзер яңа урын эзләргә кирәк. Камилла...
-
Берәүләр ял иткәндә, икенчеләре эшли
Сигезенче сыйныф укучылары Ләйсән Хөснетдинова һәм Виктория Фёдорова эш эзләп шәһәр оешмалары буйлап йөриләр. - Июньдә мин "Спецстрой"да эшләдем, - дип сөйли Ләйсән. - Иртә торырга туры килде. Көн уртасына бушый идем. - Эшләгән акчагызны нәрсәгә сарыф итмәкче буласыз? - дип кызыксынабыз. - Яңа уку елына әйберләр алабыз, калганын күңел...
-
Лагерь тормышы
Ата-аналар йөрәк парәләрен җәйгә кая урнаштырырга икән дип баш ватканда, безнең корреспондент Вәсилә Мортазина балаларга кайда ял итәргә, ә кайда акча эшләргә мөмкинлеге турында белеште. Шәһәр читендәге "Юниор" лагеры Профильле сменаны ачуда булып, без лагерьда тормыш кайнавына инандык. Чөнки бирегә спортчылар, биючеләр, уку алдынгылары җыелган иде. Барысы да флешмоб башкара....
-
“Гаиләбез шөгыле”
Мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар рәсем конкурсында гаилә шөгыльләре белән таныштырдылар. Иҗат үзәге педагоглары Лилия Габдрахманова, Алсу Садыйкова оештырган бәйгедә укучылар төшергән рәсемнәрен "якларга" да тиеш иделәр. Катнашучылар шигырь, хикәяләр аша гаилә шөгыльләре турында бирелеп сөйләделәр. Балыкка йөрүләре турында рәсемен оста яклаган Иван Крюков беренчелекне алды (1 нче мәктәп). Әнисе...
-
Күңелле җәйге яллар
21 көн дәвамында Песәй урта мәктәбендә "Теремкәй" мәктәп яны, ял һәм хезмәт лагерьлары балалар тавышына гөрләп торды. Мәктәп яны лагерына - 18, ял һәм хезмәтнекенә ун бала йөрде. Аларның яллары файдалы да, күңелле дә узсын өчен, күп кенә кызыклы чаралар үткәрелде: "Лагерь ачу тантанасы", "Могҗизалар кыры", "Иң тапкыр бала", "Разведчик...
-
Каникул көннәрендә
Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре җәйге каникул чорында балалар өчен чаралар оештыралар. Экологик дәресләр, урманга, су буена сәяхәт ясау - шулар арасында иң көтеп алганнары. Тирә-юньне танып белү максатыннан уеннар, конкурслар, викториналар уза. Өлкәннәр арасында "Кырыктан, илледән соң" дигән ял кичәләре популяр. Өлкән сыйныф һәм студент яшьләр дискотека түгәрәгендә ял итүне...
-
“Әти, әни һәм мин – бәхетле гаилә”
Иҗат үзәгендә оештырылган шундый исемле асфальтта рәсем ясау конкурсында өч отряд катнашты. Бәйге балаларны иҗат байлыгына, бердәмлектә, дуслыкта сынады. Яшь рәссамнар бирелгән тема буенча жюри хөкеменә күмәкләп төшергән рәсем тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә, беренче урын 1 нче мәктәп укучыларына бирелде. Икенчелекне шулай ук 1 нче һәм 4 нче мәктәптә ял итүчеләр...
-
Йомгаклау аттестациясе: уйланырга урын бар
- Төп дәүләт имтиханын районның 17 мәктәбеннән 296 9 нчы сыйныф укучысы тапшырды, - диде Мәгариф идарәсе начальнигы Сергей Данилов. Рус теле, физика, тарих, инглиз телен (нәтиҗә республиканыкыннан югары) укыту сыйфаты саклану фонында математика - 3,7, информатика - 3,45, география - 3, җәмгыять белеме - 3,3, әдәбият - 3,3 буенча...
-
“Миләшкәй”гә – миллион сумлык грант
10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасы иң яхшы билингваль мәктәпкәчә учреждениеләр исемлегенә керде һәм миллион сум грант алды. Бүләкләү Казанда узды, чарада ТРның мәгариф министры Энгель Фәттахов катнашында республиканың мәктәпкәчә мәгарифенә йомгак ясалды. Бәйгедә ике меңгә якын балалар бакчасы катнашты, 50 се грантка лаек булды. Коллективлар балаларның югары дәрәҗәдә рус һәм...
-
Җиңүчеләргә – татлы призлар
"Сатори" клубы һәм спорт мәктәбе каршында оешкан ишегалды лагерын үз итүчеләр роликлы тимераякта йөрү буенча ярышларда катнаштылар. "Осталар" һәм "Дулкын" яшь спортчылары шәхси беренчелектә роликта "чүгәләп", вакытка йөрү, каршылыклар аша узу, сикерү, борылышлы һәм "елан" кебек хәрәкәтләнү күнегүләре дә үтәделәр. Катнашучылар арасында Ришат Абделхаковка тиңнәр булмады. Иң күп балл җыеп,...
-
өлгергәнлек аттестаты белән зур тормышка
"Юность" РМЙ "Чыгарылыш-2014" район чарасы узды. Тантана хуҗалары ерактан ук игътибарны оригиналь киемнәре һәм зәвыклы причёскалары белән җәлеп итте. Бу көнне балаларның шатлыгын уртаклашырга туганнары да килде. Алар арасында - сәламәтлек саклау ветераны Галина Сергеева. - Бүген минем өчен үзенчәлекле көн - оныгым Эллина Сергеева 1 нче мәктәпне тәмамлады. Имтиханнар...
-
өлгергәнлек аттестаты белән зур тормышка
1 нче мәктәптә кичәге 58 укучы өчен чыгарылыш балы эмоциональ рухта үтте. - Өч сыйныф та имтиханнарны уңышлы тапшырды. Укучылар һәм педагогларның тырышлыгы нәтиҗәсе - ике алтын медаль һәм 11 уку алдынгысы аттестаты. Әлеге учреждение җитәкчесе булып 29 ел эшләү дәверемдә бары тик көчле чыгарылышлар гына булды. Бу - педколлективның...
-
Приютлылар каникулда
"Кама таңнары" приюты шәкертләренең җәйге каникуллары тәрбиячеләре әзерләгән кызыклы программа буенча уза. Ул балаларны физик яктан ныгыту, төрле өлкәдә белемнәрен барлау, тирә-юньне танып белү мөмкинлекләрен үстерү максаты белән төзелде. Педагоглар Наталья Евдокимова, Айсылу Җамалетдинова уздырган "Көчлеләр, өлгерләр, кыюлар" спорт ярышы "иң-иң"нәрне ачыклады. "кызыклы шәхесләр" сериясен Ванга турында фильм ачты. Фикерләр...
-
Элина – “Җәй гүзәле”
Балалар иҗаты үзәге мәктәп яны лагерьларында ял итүчеләр өчен "Җәй гүзәле" бәйгесен уздырды. Лагерьга җыелганнар чараны түземсезлек белән көтеп алдылар. Конкурсантлар биш номинациядә чыгыш ясадылар һәм һәркем җиңүгә лаеклы булуын күрсәтте. Визит карточкасы кызлар белән якыннан танышуны күздә тотты. Икебана төзү, визажист булу һәм ташландык материаллардан костюм әзерләү бәйгесе катнашучылардан...