Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Регина – “Куркынычсызлыкның салават күпере” конкурсында җиңүче
"Куркынычсызлыкның салават күпере" Бөтенроссия иҗат конкурсы мәгариф учреждениеләре укучылары, яшүсмерләр, яшьләр, мәктәп, студентлар иҗтимагый берләшмәләре арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча җиңүче призёрларны билгеләде. "Куркынычсызлык палитрасы" (рәсем һәм плакатлар бәйгесе) номинациясендә 1 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Регина Терещенко беренче урын яулады. Җиңүчегә Мактау грамотасы, кубок һәм бүләккә наушниклы...
-
Мәктәптә баскетбол – азарт һәм җиңү
4 нче мәктәп кызлары командасы икенче ел рәттән "КЭС-баскет" мәктәп баскетболы лигасының VIII Республика чемпионаты муниципаль этабы җиңүчесе булды. Ярышларда катнашучы 1, 2, 3, 4, 7 нче мәктәпләр һәм гимназия спортчылары азартлы уен, төгәл паслар, омтылышлы һөҗүмнәр күрсәттеләр. Дүртенче мәктәп баскетболчылары турнирның барлык очрашуларында җиңделәр һәм беренчелек пальмасына ия булдылар....
-
Коррекция мәктәбендә капиталь ремонт башланды
Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләрен ремонтлауга, педколлективка эшләү һәм балаларга белем алу өчен кулай, заман таләпләренә туры килерлек шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Шушы көннәрдә шәһәрнең коррекция мәктәбендә дә капиталь ремонт эшләре башланды. - Аның кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының мәгариф объектларын капиталь ремонтлау турындагы махсус боерыгы нигезендә республика бюджеты хисабына...
-
Чыршыны ишегалдында бизибез
8 нче «Сандугачым» балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменең төп символы - бизәлгән чыршыны ачу тантанасына учреждение коллективы, барлык төркем балалары, әти-әниләр, әбиләр җыелды. Чарада "Карповец" территориаль иҗтимагый җирле үзидарә Советы әгъзалары катнашты. Җыелганнарны бакча мөдире Гөлнара Гудовская сәламләде. - Бу чыршы күп еллар элек бакча ишегалдына утыртылды һәм ул мәһабәт...
-
Иң акыллы пешекчеләр
Нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалында "Брейн-ринг" уены булды. Аны производство укытуы мастеры Елена Бондаренко оештырды. Уенда барлык төркем укучылары катнашты. Нәтиҗәдә сайлап алу турыннан "Автомеханик", "Пешекче, кондитер", "Технологик насослар һәм компрессорлар машинисты" төркемнәре финалга чыкты. Уен йомгаклары буенча "Пешекче, кондитер" төркеме беренче урынны яулады, аларның мастеры - Кадрия Хуҗина.
-
Документларны балалар бакчасында кабул итәләр
2015 елның беренче гыйнварыннан балалар бакчаларына ата-аналар түләве күләме арта. Бу беренче чиратта баланы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә тотуга тариф үзгәрү белән бәйле. Татарстанда, иле-безнең бердәнбер регионында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен өстәмә субсидия кертелде. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә ата-аналар түләве буенча компенсация алуга хокукны кабат рәсмиләштерү буенча документлар 2015 елның 13...
-
Барысы да балалар бакчасы турында
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпкәчә мәгарифтәге һәм ата-аналар балалар бакчасы өчен түли торган взнослардагы үзгәрешләр мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" эшли башлады. Әти-әниләрнең бу тема буенча мөрәҗәгатьләре саны үсү халык белән кара-каршы элемтәнең кирәклеген тудырды. Хәзер сорауларны белгечләргә (843) 294-95-08 телефоны аша эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр яки Yolduz.Hisamieva@tatar.ru...
-
Кошлар өчен җимлекне гаилә белән ясадык
12 нче балалар бакчасы коллективы "Кошлар ашханәсе" конкурсын әти-әниләрне мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә җәлеп итү максатында оештырды. - Әти-әниләр, балалар фантазия һәм иҗатларын эшкә җигеп, конкурста актив катнаштылар, - ди бакча мөдире Татьяна Газизова. Бу эшкә әтиләр, бабайлар, әниләр, билгеле инде, балалар үзләре дә җәлеп ителде. Алар тырышлыгы белән бакча территориясендә...
-
Мәктәп укучылары өчен коррупциягә каршы дәрес
"Юность" район мәдәният йортында Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Шәһәр мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары белән ТР Президенты Идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча белгече Андрей Петухов, Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Фёдоров, прокурор ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина һәм Чаллы шәһәренең студентлар советы рәисе Андрей Гриненко очраштылар. Коррупция...
-
Депутат парламент дәресе турында
Менделеевск мәктәпләрендә парламент дәресләре уза. Шәһәрнең 1 нче гимназиясендәге чарада Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Фёдоров катнаштылар. Быелгы дәресләрнең темасы - "Татарстан парламентаризмы: тарихи тәҗрибә һәм заманча үсеш юнәлеше" - Дәүләт Советына 20 ел тулуга багышлана. Дәресләр укучыларда гражданлык активлыгын, хокук культурасын формалаштыруны, Россиядә дәүләт органнарының...
-
Сингапурча укуны уңышлы кулланалар
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Educare" сингапур компаниясенең мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән уртак проекты 2011 елдан тормышка ашырыла. Бу максаттан һәр районда база укыту учреждениеләре сайланды. Аларның саны иллегә җитә. Бездә бу вазифаны шәһәрнең өченче мәктәбе үти. Республикада укыту биш юнәлештә алып барыла. Менделеевск уку учреждениеләрендә "Критик...
-
1 нче мәктәп укучылары юл һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар
1 нче мәктәптә юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чара булды. Анда ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды директоры Флёра Гыймаева катнашты. - Республика һәм район юлларында аварияләр белән хәл катлаулы булып кала, - дип билгеләп үтте Тәлгат Галиәхмәтович. - Агымдагы елның тугыз аенда районда 20...
-
Балалар хәрәкәтен үстереп
"Идел" яшьләр үзәгендә республика яшь гражданнарының V форумы булды. Оештыручы булып ТР балалар оешмасы советы чыкты, партнёры - Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы. Форумда безнең районны БИҮ бүлеге мөдире Екатерина Ильинская һәм 1 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары Артур Шәрәфетдинов һәм Марат Вәлиев тәкъдим иттеләр. Республика районнарының делегацияләре өчен...
-
Беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек
12 ноябрьдә Мәдәният елы уңаеннан республиканың беренче сыйныф укучылары өчен мәдәни-мәгариф проекты старт алды. "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дип аталган гамәлне Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары оештырган. Үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүне максат итеп куйган чара уку елы дәвамында узачак. Татарстанда бу көнне 42 меңнән артык бала өчен мәдәният...
-
Кулга пумала алырга гына кирәк...
Шушы көннәрдә Балалар иҗаты үзәге укытучысы, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты һәм призёры, Алабугадагы Спасс ярминкәсенең даими катнашучысы, шәхси күргәзмәләр авторы, иҗади, талантлы шәхес Лилия Габдрахманова олуг юбилеен билгеләп үтте. Лилия Габдрахманованың табигать матурлыгы белән сугарылган иҗат эшләре күп мәртәбәләр Татарстан шәһәрләре музейларына куелды. Ул тумышы белән Башкортстанның Бакалы районы...