11 октябрь 2013 яңалыклары
-
“Игътибар, яшүсмер”
Шундый исемле республика айлыгы старт алды. Аның кысаларында коррекция мәктәбендә районның эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура хезмәткәрләре белән очрашу оештырылды. Чыгыш ясаган прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллина, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Сирина Ефремова, полиция ветераны Владимир Трапезников укучыларга закон кушканча яшәү, аны бозучыларга каралган җәзалар турында мәгълүмат бирделәр. Балалар чара...
-
Урам. Фонарьлар янмый
Абалач һәм Тогай авылларында урам яктыртуы турында редакциягә моңа кадәр дә шалтыратулар кабул ителгән иде. - Проблеманы кайсы гына дәрәҗәдә күтәреп карамадык, ул һаман да хәл ителмәде, - ди әлеге авыл җирлегеннән чираттагы шалтыратучы Юрий Зайцев. Фонарьлар кайбер йортлар тирәсенә сайлап куелган кебек. Ә Абалач урамнарының калган өлеше, Тогай торак...
-
Күгәрчен – яраткан кошыбыз
Күпләрнең исәпләвенчә, күгәрчен асрау - җитди булмаган эш, күгәрчен асраучыларга караш та шундый. Ләкин бу дөрес түгел. Күгәрченчелек чыганаклары борынгыдан алынган, һәм, Томас Гексли әйтүенчә, бу - зур сәнгать, кеше җиңел генә күз алдына китерә алмаслык эш һәм бөек сер. Кешеләр элек-электән күгәрченнәрне матурлыклары, төрле төсләре, яшәү урыннарына тугрылыклары өчен...
-
Ышаныч – изге кешеләрдә
Хезмәт ветераны Эльбера Әхмәтҗанова игелекле кешеләрдән ярдәм сорап редакциягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр. Аның Ижевкада яшәүче кызы яшеннән чыккан янгында һәлак булды. Йорт тулысынча янып бетә, гаилә бөтен нәрсәдән мәхрүм кала. Бүленеп бирелгән матди ярдәм средстволары гаилә проблемаларын хәл итә алмый. Бердәнбер өмет - якташлар, эшмәкәрләр, депутатлар һәм җәмәгатьчелек ярдәменә ышаныч....
-
Изгелек, игелек бәйрәме
Мөхтәрәм мөселман, дин кардәшләр, шәһәрдәшләр! Сезне олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән чалынган корбаннарыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, бирелгән зәкәтләребезне, тараткан сәдакаларыбызны кабул әйләсен! Бәйрәм 15 октябрьдә иртәнге сәгать 8 дә намаз белән башлана. "Таң" мәчете мөхтәсибәте 15 октябрьдә мөселманнар изге Корбан бәйрәмен билгеләячәкләр....
-
Бер хатын әйтте, яки бер гайбәт хроникасы
Барлык заманнарда да теле озын күршеләрнең яки дошманнарның нахак сүзләре һәм гайбәтләре әйләнә-тирәдәгеләргә күңелсезлекләр китергән, җитди борчылулар, хәтта шәхси фаҗигалар өчен сәбәп булган. Без сөйләячәк вакыйга Акътәҗек авылында була һәм тулы хокук белән Андрей Малаховның "Пусть говорят" тапшыруының чираттагы темасына дәгъва итә ала. Авылдашлар арасындагы соңгы чиккә җитеп кызган мөнәсәбәтләр...
-
Депрессия беренче урында
10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Район үзәк больницасының баш табибы урынбасары, табиб психиатр-психотерапевт Светлана Горячих корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага менделеевлыларның психик авырулары, шул исәптән депрессия турында сөйләде. - Светлана Илһамовна, психик сәламәтлек төшенчәсе нәрсә ул? - Психик сәламәтлек кешенең...
-
Депрессия беренче урында
10 октябрьдә Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләнде. Ул Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яклавында 1992 елда гамәлгә кертелде. Район үзәк больницасының баш табибы урынбасары, табиб психиатр-психотерапевт Светлана Горячих корреспондентыбыз Вәсилә Мортазинага менделеевлыларның психик авырулары, шул исәптән депрессия турында сөйләде. - Светлана Илһамовна, психик сәламәтлек төшенчәсе нәрсә ул? - Психик сәламәтлек кешенең...
-
Ижевка клубы утларын кабыза
Берьюлы өч дата - Өлкәннәр көне, клуб ачылуның берьеллыгы, клуб сезонын ачу Ижевка авылында бу вакыйгаларны киң колач белән билгеләргә мөмкинлек бирде. Бәйрәм чарасы ветераннарны тәбрикләүдән башланды. Алар мәктәп ашханәсендә авыл муниципалитеты, мәгариф учреждениесе дирекциясе оештырган тантананың почетлы кунаклары булдылар. Хөрмәтле ветераннарны Ижевка җирлеге башлыгы Валентина Пономарева (рәсемдә), ТР Дәүләт...
-
Әнисенең һөнәрен дәвам итеп
Акушерлык хезмәтенә 35 ел гомерен багышлаган Мәрьям Халикулова октябрь башында күркәм юбилеен билгеләде. Мәрьям Гарафетдиновна әнисе Сөгъдә Имамовна үрнәгендә шәфкать туташы һөнәрен сайлый. - Без ул чорда Таҗыйкстанда яшәдек. Әни хезмәт куйган хастаханәгә еш барып йөрдем. Ак халатлы, сөйкемле, авыруларга ярдәм итүче әнием белән горурлана идем. Иптәшләремә дә аның турында...
-
ОДН һавадан алынмый
- Гомумйорт ихтыяҗларына электр энергиясен куллану дәрәҗәсе 20-30 кВт/сәгатьтән арткан йортларда Идарәче компания һәм торак милекчеләре ширкәте эше начар оештырылган. ОДН һавадан алынмый, исәп приборлары күрсәткечләрен дөрес бирмәгәннән яки энергия ресурсларын урлаганнан барлыкка килә, - дип яңгырады "Татэнергосбыт" ААҖнең Менделеевск клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Исмәгыйль Хафизов чыгышында. Бүлекчә җитәкчесе...
-
Менделеевск рейтингта тугызынчы урында
- 2013 елның гыйнвар-августына Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше гомуми рейтингында Менделеевск 10 нчы урыннан тугызынчыга күтәрелде. Алдынгы позицияләрдә Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнары. Артта калучылар - Чистай, Тәтеш, Балык Бистәсе районнары, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева. - ТР...
-
Белем һәм тәҗрибәгез яшьләргә кирәк
Район ветераннар хәрәкәте активистларында ТР Дәүләт Советы депутаты, "Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков белән очрашу якты тәэсирләр калдырды. Чара "Ханами" ресторанында бәйрәмчә корылган өстәлләр артында узды. Иң җаваплы участокларда эшләп, кече ватаннары хакына мөһим мәсьәләләрне хәл итеп районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өлкән буын менделеевлылар тантана хуҗалары булды....