Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл

Ижевка клубы утларын кабыза

Берьюлы өч дата - Өлкәннәр көне, клуб ачылуның берьеллыгы, клуб сезонын ачу Ижевка авылында бу вакыйгаларны киң колач белән билгеләргә мөмкинлек бирде. Бәйрәм чарасы ветераннарны тәбрикләүдән башланды. Алар мәктәп ашханәсендә авыл муниципалитеты, мәгариф учреждениесе дирекциясе оештырган тантананың почетлы кунаклары булдылар. Хөрмәтле ветераннарны Ижевка җирлеге башлыгы Валентина Пономарева (рәсемдә), ТР Дәүләт...

Берьюлы өч дата - Өлкәннәр көне, клуб ачылуның берьеллыгы, клуб сезонын ачу Ижевка авылында бу вакыйгаларны киң колач белән билгеләргә мөмкинлек бирде.
Бәйрәм чарасы ветераннарны тәбрикләүдән башланды. Алар мәктәп ашханәсендә авыл муниципалитеты, мәгариф учреждениесе дирекциясе оештырган тантананың почетлы кунаклары булдылар.
Хөрмәтле ветераннарны Ижевка җирлеге башлыгы Валентина Пономарева (рәсемдә), ТР Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова котладылар. Аннан авыл клубында бай эчтәлекле сәхнә тамашасы җәелдерелде.
Биредә ижевкалылар мәдәният йорты мөдире Алла Затирко җитәкчелегендә җирле артистлар әзерләгән концерт программасын хозур кылдылар. Хезмәт ветераннары - ирле-хатынлы Щуркиннар чыгышы күңелле тәэсирләр калдырды.
- Без сәхнәгә чыгар алдыннан нык дулкынландык, ләкин тамашачыларның елмаюларын күргәч, тынычландык, - диләр Алевтина Сергеевна һәм Николай Порфирьевич.
Зал Сергеевлар-Судаковлар гаилә ансамбле чыгышын көчле алкышларга күмде. Алар башкаруында җырлар һәм бию композицияләре беркемне дә битараф калдырмады.
- Костюмнарны үзебез тектек, кичләрен репетицияләр ясадык, авылдашларыбыз беразга проблемаларын онытсыннар, бәйрәм рухын тойсыннар өчен тырыштык, - ди ансамбльне оештыручы Нина Михайловна.
Җирле шагыйрә Людмила Галкина кече ватаны, яшьлек еллары турында искиткеч авторлык юлларын укып ирештерде.
Мәктәп укучылары һәм "Конфетти" бию ансамбле (җитәкчесе Ксения Веклич) чыгышлары әби һәм бабайлар өчен чын бүләк булды. Кичәне Александр Гоголев, Виктор Галкин, Родион Медведев, Валентина Пономарева башкаруында җырлар бизәде. Кичә дәвамында алып баручылар Ксения Веклич һәм Резидә Малазанова җыелганнарга күтәренке кәеф бүләк иттеләр, сәламәтлек һәм изгелек теләделәр.
Бәйрәм программасы барышында "Бердәм Россия" партиясе эгидасында үтүче "Балалар илне ясый" Россия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды.
"Экология елы" номинациясендә - Андрей Мещерин, Данил Куранов, "Универсиада-2013" - София Казанцева, "Минем кече ватаным" номинациясендә Александр Евстифеев бүләкләр алдылар.
- Без Ижевкада клуб ишекләре ачылуга шат. Бу көнне түземсезләнеп көттек. Бирегә рәхәтләнеп киләбез, үзебезнең яшьтәге якташлар катнашындагы бер генә чараны да калдырмаска тырышабыз. Без тормыш иптәшем белән - хезмәт ветераннары, гомеребезне районга һәм кече ватаныбыз Ижевкага багышладык. Мин машина-трактор станциясендә механик, Ык Тамагында тракторчылар бригадиры булып эшләдем, "Сугыш елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләндем. Җәмәгатем Мария Ивановна 36 ел авыл фельдшеры булып хезмәт куйды. Без уңай якка үзгәрешләрне күреп шатланабыз, - ди Алексей Яковлевич Судаков.
Лариса Кривилева
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделевск яналыклары Иќевка