Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгелек, игелек бәйрәме

Мөхтәрәм мөселман, дин кардәшләр, шәһәрдәшләр! Сезне олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән чалынган корбаннарыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, бирелгән зәкәтләребезне, тараткан сәдакаларыбызны кабул әйләсен! Бәйрәм 15 октябрьдә иртәнге сәгать 8 дә намаз белән башлана. "Таң" мәчете мөхтәсибәте 15 октябрьдә мөселманнар изге Корбан бәйрәмен билгеләячәкләр....

Мөхтәрәм мөселман, дин кардәшләр, шәһәрдәшләр! Сезне олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән чалынган корбаннарыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, бирелгән зәкәтләребезне, тараткан сәдакаларыбызны кабул әйләсен! Бәйрәм 15 октябрьдә иртәнге сәгать 8 дә намаз белән башлана.
"Таң" мәчете мөхтәсибәте

15 октябрьдә мөселманнар изге Корбан бәйрәмен билгеләячәкләр. Шул уңайдан шәһәрдәшләребездән фикерләре, истәлекләре белән бүлешүләрен үтендек.
Хәлимә Рамазанова, хезмәт ветераны:

- Балачагым фәкыйрьлектә узды, корбан чалу турында хыяллана да алмый идек. Таба исе чыкса, зур куаныч. Туганнарым күрше авылда яши, алар ел да Гает бәйрәмен җиренә җиткереп уздыралар. Без дә, мөмкинлегебез булганча, кызым, оныгым, кодагыем белән бәйрәм табыны әзерлибез. Мәңгегә киткәннәрне искә алабыз, дога җиткерәбез. Шөкер, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә, намазымны калдырмаска тырышам. Барыбызга да тәүфыйк, иман нуры, мәрхәмәтлелек телим.
Зөлфия Хәсәншина, "Менделеевск-азот"ҖЧҖ хезмәткәре:
- Корбан бәйрәме мөселманнар өчен изге көннәрнең берсе. Кечкенә чакта, асылын бик төшенеп бетмәсәк тә, әби-бабай үрнәгендә олуг бәйрәм икәненә инанып үстек. Гаиләдә еш корбан чалына иде, йорт тулы кунак, шатлыклы йөзләр, ә без, балалар, тәмле камыр ризыкларын көтеп алабыз. Туганнар белән күрешү, балалар белән туйганчы уйнау, бүләкләр кабул итү онытылмас мизгелләр булып истә калган. Хәзер инде балаларыма, оныкларыма изге көн турында сөйлим, бәйрәм аларның да хәтерендә матур хатирәләр булып саклансын өчен, барысын да эшләргә тырышам. Диндәшләребезгә, якташларыбызга татулык, тыныч тормыш юлдаш булсын иде.
Роберт Нәбиуллин, Тойгуҗа авылында яшәп иҗат итүче автор-композитор:
- Изге Корбан көне - мөселманнарның бер-берсен гафу итеп, котлап, пакьләнеп куаныша торган көн. Шөкер, йоланы ата-бабаларыбыз түкми-чәчми саклап безгә тапшырган. Тойгуҗалыларның күбесе корбан чала, якыннарын, мохтаҗларны сыйлый. Ел саен халык азан тавышы белән мәчеткә җыела, вәгазь тыңлый, бәйрәм намазы укый. Аллаһы Тәгалә ихлас күңелдән чалынган корбаннарыбызны, кылган гыйбадәтләребезне кабул итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары блицсораштыру