Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевск рейтингта тугызынчы урында

- 2013 елның гыйнвар-августына Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше гомуми рейтингында Менделеевск 10 нчы урыннан тугызынчыга күтәрелде. Алдынгы позицияләрдә Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнары. Артта калучылар - Чистай, Тәтеш, Балык Бистәсе районнары, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева. - ТР...

- 2013 елның гыйнвар-августына Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше гомуми рейтингында Менделеевск 10 нчы урыннан тугызынчыга күтәрелде. Алдынгы позицияләрдә Казан, Әлмәт һәм Лаеш районнары. Артта калучылар - Чистай, Тәтеш, Балык Бистәсе районнары, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Әхмәдиева.
- ТР буенча уртача хезмәт хакы 24,8 мең тәшкил итте, Менделеевскида - 19,8 мең сум. Үсеш - 116,7 һәм 121 процент. Әлеге күрсәткечнең максималь күләме Әлмәттә теркәлгән - 29,9 мең сум, минималь - Мамадышта (15,1 мең сум).
ТР буенча теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе - 0,96%. 18 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика билгеләнешеннән түбән. Менделеевск районы 29 нчы урында, эшсезлек дәрәҗәсе 1,23% тәшкил итә.
Безнең район абсолют билгеләнештә предприятиеләрнең өстәлгән күләме буенча 17 нче позицияне били - җан башына 61,99 мең сум (ТР буенча 93,7 мең сум), бер кешегә исәпләгәндә торак тапшыру буенча 15 нче урында - 0,43 кв.м (ТР буенча - 0,4 кв.м). Лаеш районында җан башына исәпләгәндә торакның иң зур мәйданы кертелгән (1,65 кв.м). Төяп җибәрелгән промышленность продукциясенең төп күләме алты муниципаль берәмлеккә туры килә, шул исәптән Менделеевскига да. Отчёт чорында 3116,6 млн. сумлык продукция төялгән, промышленность җитештерүе индексы 97,3% тәшкил итте (ТР буенча 971315,7 млн. сум - 100%). Җан башына исәпләгәндә 102,6 мең сум туры килә (16 нчы урын), ТР буенча - 254,1 мең сум.
Муниципаль берәмлекләрнең өч төркеме буенча социаль-икътисадый үсешнең өстәмә формалаштырылган рейтингында Менделеевск икенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары рейтинг