Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белем һәм тәҗрибәгез яшьләргә кирәк

Район ветераннар хәрәкәте активистларында ТР Дәүләт Советы депутаты, "Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков белән очрашу якты тәэсирләр калдырды. Чара "Ханами" ресторанында бәйрәмчә корылган өстәлләр артында узды. Иң җаваплы участокларда эшләп, кече ватаннары хакына мөһим мәсьәләләрне хәл итеп районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өлкән буын менделеевлылар тантана хуҗалары булды....

Район ветераннар хәрәкәте активистларында ТР Дәүләт Советы депутаты, "Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры Ринат Ханбиков белән очрашу якты тәэсирләр калдырды. Чара "Ханами" ресторанында бәйрәмчә корылган өстәлләр артында узды.
Иң җаваплы участокларда эшләп, кече ватаннары хакына мөһим мәсьәләләрне хәл итеп районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән өлкән буын менделеевлылар тантана хуҗалары булды.
Чараның почётлы кунакларын җылы сәламләп, Ринат Ханбиков болай дип ассызыклады:
- Мин өлкән буын кешеләрен һәр нәрсәгә зирәк карашлары булган категориягә кертәм. Безнең ветераннар җаваплы, игътибарлы, уяу, тормыш юлыннан туры баралар. Сез туплаган белемнәрне яшьләргә тапшыру мөһим. Яшьләрнең потенциалы бар, аларны юнәлешләрне дөрес сайларга өйрәтергә генә кирәк. Озак яшәгез. Өлкәннәргә хөрмәт булганда гына җәмгыять көчле. Ә безнең бурыч - сезне саклау, игътибар күрсәтү.
Ринат Ханбиковның киңәшчесе Рөстәм Гафаров җыелганнарны котлау сүзендә болай дип билгеләде:
- Ветераннар - районның алтын фонды. Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә сезнең өлешегез бәһасез.
Рөстәм Исмәгыйлович шәһәр һәм авылларны җылылык һәм су белән тәэмин итү системасын модернизацияләү буенча эре масштаблы инвестиция эшләре, хәтта Россиядә дә аналогы булмаган югары технологияле "Аммоний" комплексын төзү проектын тормышка ашыруга күләмле шәхси өлеше өчен Ринат Ханбиковка ихлас рәхмәтен белдерде.
Залның хуплау алкышлары астында Рөстәм Исмәгыйлович болай диде:
- Без бүген ышанып әйтә алабыз - Менделеевскиның киләчәге бар. Ринат Сәгыйтович, сезгә изге эшләрегез өчен барлык менделеевлылар исеменнән рәхмәт. Заводлылар Бондюг җирлегендә 145 ел элек химия предприятиесе төзегән Петр Ушковны рәхмәт хисләре белән искә алалар. Еллар узар, һәм мин ышанам, киләчәк буын сезнең турда да болай әйтер: "Өч завод составында җитештерү комплексы төзегән эшмәкәр Ринат Ханбиков бар иде".
"Менделеевсказот" ҖЧҖ генераль директоры Фирдис Абдрахманов җыелганнарны җылы тәбрикләде, озакламый район елъязмасын үзенә ышанып тапшырылган предприятие һәм төзелүче комплекс биографиясеннән бай сәхифәләр тулыландырачагына ышандырды.
- Предприятие музее оештырылачак, анда химзаводның ветераннар советы заводлылар тормышындагы фактлар һәм вакыйгаларны чагылдырачак.
Район ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова котлауларга кушылдылар.
- Менделеевскиның горурлыгы - Советлар Союзы Геройлары, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, атказанган хезмәткәрләр, районның Почётлы гражданнары, хезмәт ветераннары. Күңелегез мәңгегә яшь калсын, - диделәр чыгыш ясаучылар һәм өлкән буын кешеләренә улларча мөнәсәбәте өчен Ринат Сәгыйтовичка рәхмәт белдерделәр.
Җыелганнарны котлап, Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Галиева Р.Ханбиковка районның төп мәдәният учреждениесендә ремонт эшләрен төгәлләүне тизләтүгә ярдәм күрсәтүен сорап мөрәҗәгать итте.
Тәбрикләүләр эстафетасын ветераннарның беренчел иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре кабул итте.
Бәйрәм очрашуын оештыручыларга рәхмәт белдереп, Л.Карпов исемендәге химзавод ветераннары советы рәисе Роза Галиева болай дип билгеләде:
- ТР Президенты һәм Ринат Сәгыйтович үз вакытында Рөстәм Исмәгыйловичның тәкъ-димен хупламаган булсалар, шәһәрнең җылылык трассалары әле дә һаваны җылытыр, ә йортларда слесарьлар торбаларны өзлексез ямар иде.
- Без Яңа Менделеевск химия заводында бер ел хезмәт хакы түләнмәгән чорны хәтерлибез. Коллегам завод ашханәсендә бирелгән паёгын авыру әтисенә һәм ике кечкенә баласына ашатырга өенә алып кайта иде. Хәзер мондый проблемалар юк. Сез, Ринат Сәгыйтович, хәлне контрольдә тотасыз, - дип өстәде "Менделеевсказот" ҖЧҖ ветераннар советы рәисе Раилә Козлова.
Пётр Фёдоров, Валентина Верёвкина, Раиса Куршакова, Илгизәр Тимергалиева, Хәсән Сәйфуллин хатирәләре белән бүлештеләр. Ветераннар искиткеч кичә, тарафдарлар белән аралашу мөмкинлеге өчен Ринат Ханбиковка, шулай ук 11 ел районны җитәкләгән һәм менделеевлылар иминлеге хакына бик күп изге эшләр башкарган бәйрәм очрашуын оештыручы Рөстәм Гафаровка рәхмәт белдерделәр.
Чараны Менделеевск тамашачысының яраткан артистлары чыгышы тулыландырды. Зал Виктор Никифоров, Михаил Харитонов, Лариса Япаева, Гөлнара Шәймәрдәнова башкарган җырларны көчле алкышларга күмде. Кунаклар сәхнә ветераны Римма Плитманга кушылып җырладылар. Хөрмәтле шәһәрлеләргә рух күтәренкелеге, гармония, яхшы кәеф бүләк иткән бәйрәм Менделеевск турында җыр белән тәмамланды.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Ринат Ханбиков

2
X