Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әниләргә бүләк

8 Март бәйрәме алдыннан «Шаян» бию ансамбле гүзәл затларыбызга үзенчәлекле концерт-бүләк ясады. Аны хозур кылырга С.Гассар исемендәге мәдәният сараена әниләр, әбиләр, апалар җыелды. Шаянлыларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Ансамбльнең төрле яшь төркемнәре залдагы хатын-кызларга, мәдәният сарае директоры Л.Галиевага, яраткан остазлары Н.Насыйфуллинага, Л.Бәхтияровага, Л.Латыйповага махсус композицияләр багышладылар. Төп төркем башкарган...

8 Март бәйрәме алдыннан «Шаян» бию ансамбле гүзәл затларыбызга үзенчәлекле концерт-бүләк ясады.
Аны хозур кылырга С.Гассар исемендәге мәдәният сараена әниләр, әбиләр, апалар җыелды. Шаянлыларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Ансамбльнең төрле яшь төркемнәре залдагы хатын-кызларга, мәдәният сарае директоры Л.Галиевага, яраткан остазлары Н.Насыйфуллинага, Л.Бәхтияровага, Л.Латыйповага махсус композицияләр багышладылар. Төп төркем башкарган премьера - «Сөембикә» биюе тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Илдар Фаразетдинов яңгыраткан җырлар концертны тагын да җанландырды. «Беренче адымнар» һәм «Жемчужина» республика бәйгеләрендә җиңү яулаган төркемнәргә мәдәният сарае администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары 8 Март бђйрђменђ