Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга өмет бүләк итик

Балаларны яклау көне алдыннан "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре "Балаларга өмет бүләк ит" исемле хәйрия акциясе үткәрделәр. Әлеге проектны гамәлгә ашыру барышында корреспондентыбыз да катнашты. Социаль служба һәм полиция хезмәткәрләре әлеге акциягә ныклап әзерләнде - йомшак уенчыклар, кием, китаплар җыйдылар. Алар яхшы хәлдә...

Балаларны яклау көне алдыннан "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре "Балаларга өмет бүләк ит" исемле хәйрия акциясе үткәрделәр. Әлеге проектны гамәлгә ашыру барышында корреспондентыбыз да катнашты.
Социаль служба һәм полиция хезмәткәрләре әлеге акциягә ныклап әзерләнде - йомшак уенчыклар, кием, китаплар җыйдылар. Алар яхшы хәлдә һәм төрле яшьтәге балаларга ярарлык.
- Безнең максат - күп балалы, аз керемле һәм уңышсыз гаиләләргә ярдәм күрсәтү, - диде балигъ булмаганар эшләре бүлекчәсе инспекторы, төркем җитәкчесе Сергей Метальников.
Билгеле булганча, белгечләр андый гаиләләрне игътибарсыз калдырмый. Әгәр аз керемлеләргә шефлыкны социаль яклау бүлеге үз өстенә алса, уңышсыз гаиләләр белән профилактик әңгәмәләрне балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор үткәрә.
- Эшебез чынлыкта бик авыр, - дип сөйли Сергей Владимирович. - Бу бүлекчәдә озак эшләү мөмкин түгел. Көн буена төрле гаиләләр белән очрашырга туры килә, әти-әниләре белән сөйләшәсең, спиртлы эчемлек кулланмаска, туры юлга басарга күндерергә тырышасың, ләкин еш кына нәтиҗәсез була. Өйгә ничек арып-талчыгып кайтасың, нервылар киеренке була...
Беренче фатирда безне бик салкын каршы алдылар. Яшь хатын - исерек, баласы һәм ире йоклый. Хәйрия акциясендә катнашучылар ни өчен килгәннәрен әйттеләр, кием һәм уенчыклар бирергә омтылдылар.
- "Миңа кешедән калган кирәкми, - диде хуҗабикә кыю кыяфәттә. - Кирәкле әйберне балаларыма үзем алам мин". Шулай да әйберләрне калдырдылар. Урамга чыккач инспекторлар, аның улы һәм кызының юньле киеме һәм уенчыклары юклыгын билгеләп үттеләр.
Чираттагы фатир шул ук йортта икән.
- Мондый гаиләләр бу йортта һәр катта диярлек, - диләр акциядә катнашучылар.
Озак шакыганнан соң, карап торышка 30-35 яшьлек хатын ишекне ачты. Бер бүлмәле кечкенә фатир, диванда - мәктәпкәчә яшьтәге улы, караватта сабый бала йоклап ята. Кием һәм уенчыкларны тапшырып, урамга чыктык. Теге хатын миңа тагын көмәнле кебек тоелды.
- Миңа да шулай кебек, - ди С.Метальников. - Аның биш баласы бар, өчесен хокукыннан мәхрүм итеп, алдылар, ә ул һаман бала тудыра... Аңа бары 20 яшь...
Чираттагы гаилә дә инспекторлар опекасында булып чыкты. Яшь анага - 18, улына - 3 яшь. "Үсмер чакта караклык белән тотылды, хәзер андый кыңгыр эшләре сизелми", - диләр аның турында.
Тагын бер гаиләнең ишеген шакыйбыз. Хәбәр итүләренчә, берничә ел элек балаларыннан артыграк аракы яраткан бу ата-ана акылга утырган.
- Безнең бүлекчә, полициянең башка бүлекләренә караганда, җәза бирү ягында түгел, - ди инспектор өлкән лейтенант Мария Безгускова. - Тормышта авыр хәлгә тарыган кешеләргә ярдәм итәргә тырышабыз, балаларны урамның гына түгел, кайвакыт әти-әниләренең тискәре йогынтысыннан саклап, йолып калу өчен төрле чаралар үткәрәбез.
- Андый гаиләләр районда сиксәнгә җитә. Берсен дә игътибардан читтә калдырмыйбыз ди, - социаль эш буенча белгеч Инна Хәсәнова.
Берничә фатирда ишек ачмадылар. Полицейскийлар, социаль служба хезмәткәрләре, суд приставлары андый гаиләләрдә еш була, әмма аларның максаты - балаларга шатлык бүләк итү булса да, әти-әниләр андый кунакларны көтеп тормый, алар һәрнәрсәгә битараф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары

2
X