Әниләргә – сертификат
Халыкара гаилә көне алдыннан 11 яшь менделеевлы ана капиталына сертификат алды. Алар арасында дүрт бала анасы Л.Устинова да бар. Аның өлкән улы 19 яшьтә, игезәкләр Юля һәм Регина өченче сыйныфта укыйлар. 26 март көнне Виктория исемле кызлары дөньяга туды. Күп балалы гаилә бер бүлмәле фатирда яши. - Ана сертификаты акчасын...
Халыкара гаилә көне алдыннан 11 яшь менделеевлы ана капиталына сертификат алды.
Алар арасында дүрт бала анасы Л.Устинова да бар. Аның өлкән улы 19 яшьтә, игезәкләр Юля һәм Регина өченче сыйныфта укыйлар. 26 март көнне Виктория исемле кызлары дөньяга туды. Күп балалы гаилә бер бүлмәле фатирда яши.
- Ана сертификаты акчасын торак шартын яхшыртуга юнәлдерергә уйлыйбыз, - ди Любовь Гавриловна.
ЗАГС бүлеге хезмәткәре Гөлсинә Заһретдинова тантана геройларын алар тормышындагы истәлекле вакыйга белән котлады.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Раушан Иштанова аналарга исемле сертификатлар, чәчәк букетлары тапшырды. Алар арасында Надежда Аверина, Эльвира Игнатова, Елена Семенова, Алия Сөләймәнова һәм башкалар да бар.
Наилә Шәяхмәтова бер ел элек иренең әти-әниләренә якынрак булу өчен Менделеевскига күчеп килә. Әнисенең кулларында җайлап урнашкан Динар - гаиләдә икенче бала.
- Бүгенге көндә без бер бүлмәле фатирда яшибез, - дип сөйли Наилә. - Шәхси йортка күченү теләгебез зур. Шулай булгач ана сертификаты бик урынлы булыр дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев