Кљн артыннан кљн тег белән яңалыклар
-
“Кама таңнары”нда күңелле яллар
Приют педагоглары монда тәрбияләнүче балаларның җәйге ялларын файдалы да, күңелле дә оештыралар. Спортны үз итүчеләр "Күңелле стартлар", "Көчлеләр, кыюлар, җитезләр", "Сабантуй", "Шаян футбол", спорт эстафеталарында теләп катнашалар. "Иң зирәк", "Нәрсә? Кайда? Кайчан?", "Уйлап тап" һ.б. интеллектуаль уеннар балаларның логик уйлый белүләрен, белем дәрәҗәләрен ача. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре үткәргән чаралар да...
-
Тихоновода уртак бәйрәм
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә Тихоново авылы мәдәният йортында күңелле чара узды. Авылдашлары хөрмәтенә ия булган, тәрбиягә бала алган Евсеевлар, оныкларына опекун Бочкарёвлар гаиләсе бәйрәм геройлары булдылар. Чараны оештыручы мәдәният йорты директоры Ольга Подшивалова, мәктәптә балалар коллективы эшен оештыручы Елена Чебугаева, китапханәче Надежда Медведева датага карата презентация әзерләгәннәр. Кызыклы конкурсларда...
-
Интеллектуаль марафонда – әбиләр
Россия көне уңаеннан социаль үзәкнең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәр өчен интеллектуаль марафон уздырдылар. Туган як турында белемнәрен яңарту максаты белән оештырган чарада апалар Елена Степанова һәм Стелуция Акшалова ярдәмендә тарихи объектларны, билгеле шәхесләрне искә төшерделәр. Әңгәмә барышында иллюстрация, фотографияләр кулланылуы да уңышлы булды. Бергә патриотик җырлар башкару һәркемгә...
-
"Диңгез буенча сәяхәт"
Шундый исемле уенлы конкурска 1 нче мәктәп каршында эшләгән ишегалды лагерына йөрүчеләр җыелды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре Елена Назарова, Ләйсән Чанышева укучыларны диңгез сәяхәтенә чакырдылар һәм тема буенча белемнәрен сынадылар. "Фрегат" һәм "Шлюпка" командалары диңгез терминнары мәгънәсен ачтылар, диңгез төене бәйләделәр, диңгез, су, елгага багышланган җырларны искә төшерделәр. Иң яхшы сызгыручыны...
-
“Су кызлары” һәм “Дельфин”нар күңелле ял итә
Июнь башыннан "Нептун" бассейны районында яшәгән балалар ишегалды лагерын үз иттеләр. Учреждение тренерлары төрле яшьтәге балалар өчен җәй дәвамында кичке биштән 20.30 сәгатькә кадәр күңелле ял оештыралар. Әлбәттә, чаралар уздырганда спортка һәм хәрәкәтчән уен-конкурсларга өстенлек бирелә. Спорт инвентаре кулланып ярышлар уздырыла. Укучылар интеллектуаль уеннарны да үз итәләр. лагерьга йөрүчеләр өчен...
-
Гаилә – иң зур байлык
"Кама таңнары" приютында Халыкара гаилә көнен үзенчәлекле билгеләделәр. Кунакка килгән ата-аналарны, әби-бабайларны, учреждениедә тәрбияләнеп чыкканнарны директор Илсөяр Зыятдинова сәламләде, һәркемгә гаилә җылысы теләде. Музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина, педагоглар Вәсимә Шакирова һәм Айсылу Җамалетдинова белән әзерләнгән чара бәйге формасында оештырылды. Очрашу "Гаиләдә кем иң мөһим кеше?" дигән сорауга җавап эзләде. Әни,...
-
“Татарстан – уртак йортыбыз”
Иҗат итүче укучылар катнашында үткәрелгән "Бәллүр чишмә" берләшмәсенең чираттагы утырышы шундый исем белән аталды һәм Мәдәният елына багышланды. Алып баручы китапханә мөдире Гөлназ Хафизова, утырышны ачып, болай диде: - Туган илебездә төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр һәм эшлиләр. Һәр халыкның теле, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчереп, саклап калуга һәм алга...
-
Ат елын каршылап
Шәһәрдә Яңа ел бәйрәме атмосферасы учреждение, предприятие, сәүдә объектларында төрле төсле утлар балкышында, кар шәһәрчекләрендә, чыршылар бизәлешендә чагыла. 1 нче балалар бакчасы коллективы да ата-аналар, балалар ярдәмендә учреждение ишегалдында кышкы әкият шәһәрчеге төзегән. Капкадан керүчеләрне узган һәм 2014 ел символлары - кардан ясалган елан һәм ат каршы ала. Яшелгә буялган...
-
Кышкы ярминкәләр дәвам итә
"Юность" район мәдәният йорты янындагы мәйданда кышкы авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә менделеевлылар монда ашыга. Үткән ялларда фермерлар халыкны яңа суйган ит белән сөендерде. Районның фермерлар ассоциациясе башлыгы Эльдар Мәхмүдов үгез ите алып килгән. - Ит экологик яктан чиста, менделеевлылар чират торып алалар, ярминкә...
-
Бүләккә күңелле сәяхәт
"Кама таңнары" социаль приютында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара оештырылды. Очрашу аларның иҗади сәләтләрен ачуны, тормыш кыенлыкларын чишүне максат итте. Мәктәп программасын өйдә узучы малайлар, кызларны бәйрәмчә бизәлгән залга чакырдылар. Уенлы һәм музыкаль программа "Балачак кораблендә" сәяхәт ясауны күзаллады. Бәйрәм кунаклары әти-әниләре, педагоглар Марина Куликова, Светлана Биктимирова белән "Күңелле нәниләр",...
-
Таулар биеклекне югалтмый
2 нче мәктәптә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Тел белгечләре Наилә Миңнегалиева, Гөлназ Мусина әзерләгән чарага шәһәр укытучылары җыелды. Алып баручылар Элина Гайфуллина һәм Ирина Ерусланова әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Бала чактан ук шигырьләр яза башлаган Равил Фәйзуллин Казан дәүләт...