Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Таулар биеклекне югалтмый

2 нче мәктәптә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Тел белгечләре Наилә Миңнегалиева, Гөлназ Мусина әзерләгән чарага шәһәр укытучылары җыелды. Алып баручылар Элина Гайфуллина һәм Ирина Ерусланова әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар. Бала чактан ук шигырьләр яза башлаган Равил Фәйзуллин Казан дәүләт...

2 нче мәктәптә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
Тел белгечләре Наилә Миңнегалиева, Гөлназ Мусина әзерләгән чарага шәһәр укытучылары җыелды. Алып баручылар Элина Гайфуллина һәм Ирина Ерусланова әдипнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырдылар.
Бала чактан ук шигырьләр яза башлаган Равил Фәйзуллин Казан дәүләт университетын тәмамлый. Тырышлыгы, эшчәнлеге аңа бик иртә әдәбият мәйданына чыгарга мөмкинлек бирә. "Рәсем ясыйм" - балалар өчен беренче җыентыгы. Равил Фәйзуллин кыска шигырьләрендә шәхеснең дөньяга карашын, рухи, әхлакый эзләнүләрен, кешелек язмышы турындагы борчылуларын чагылдыра. Эчтәлеге ягыннан туган иле, халкы, мәхәббәт, яшәү яме, турындагылары да бик күп. Аның шигырьләренә бик күп җырлар язылган.
Язучының әсәрләре рус, кыргыз, башкорт, чуваш, литва, грузин, немец, гарәп, француз һәм башка телләрдә дә дөнья күрде.
Равил Фәйзуллинның иҗаты югары бәяләнә: ул Муса Җәлил, Г.Тукай исемендәге премияләр лауреаты. Актив иҗатта булган әдип тирән эчтәлекле әсәрләре белән шигърият сөючеләрне шатландыра.
Кичә барышында укучылар авторның шигырьләрен укыдылар, актёрлар башкаруында язмадан тыңладылар, җырларын искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кљн артыннан кљн