Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ат елын каршылап

Шәһәрдә Яңа ел бәйрәме атмосферасы учреждение, предприятие, сәүдә объектларында төрле төсле утлар балкышында, кар шәһәрчекләрендә, чыршылар бизәлешендә чагыла. 1 нче балалар бакчасы коллективы да ата-аналар, балалар ярдәмендә учреждение ишегалдында кышкы әкият шәһәрчеге төзегән. Капкадан керүчеләрне узган һәм 2014 ел символлары - кардан ясалган елан һәм ат каршы ала. Яшелгә буялган...

Шәһәрдә Яңа ел бәйрәме атмосферасы учреждение, предприятие, сәүдә объектларында төрле төсле утлар балкышында, кар шәһәрчекләрендә, чыршылар бизәлешендә чагыла.
1 нче балалар бакчасы коллективы да ата-аналар, балалар ярдәмендә учреждение ишегалдында кышкы әкият шәһәрчеге төзегән.
Капкадан керүчеләрне узган һәм 2014 ел символлары - кардан ясалган елан һәм ат каршы ала. Яшелгә буялган боз чыршылары, төрле төстәге шарчыклар бәйрәм атмосферасы тудыра. Кыш бабай һәм Кар кызы төсле утлар белән балкыган бакчага рәхим итәргә чакыра.
"Светлячок" учреждениесе мөдире Елена Локтева белдерүенчә, Яңа ел балаларның иң яратып, көтеп алган бәйрәме. Традиция буенча, төркемнәр арасында "Иң яхшы кышкы участок" конкурсы игълан ителгән. Дүрт төркем, яшь мөмкинлекләреннән чыгып, җиң сызганып эшкә керешкән. Ата-аналар ярдәмендә боз таулары коелган, фигуралар ясарга кар җыелган.
Иң кечкенәләр кышкы участокларын кояш белән "җылытканнар" һәм камкалар урнаштырганнар.
Икенче кече төркем яраткан әкият геройларын гәүдәләндергән - түгәрәк ипи, ташбака Тартилла һ. башкалар. Урта төркем Корней Чуковский әсәрләренә мөрәҗәгать иткән һәм зур бәйрәм торты "пешергән". Мәктәпкә әзерлек төркеме, "Смешариклар" шәһәрен төзеп, бәйге җиңүчесе булган (тәрбиячеләре Илсөяр Мөхтәева, Надежда Кормильцева). Участокны бизәүдә катнашучыларга бәйрәм көнендә бүләкләр тапшырылачак. Төркем бүлмәләре күптән балаларны бәйрәм бизәлеше белән сөендерә. Бу көннәрдә коллектив музыка залын матурлау белән мәшгуль. "Светлячок" балалар бакчасы Яңа елны каршыларга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кљн артыннан кљн