Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бүләккә күңелле сәяхәт

"Кама таңнары" социаль приютында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара оештырылды. Очрашу аларның иҗади сәләтләрен ачуны, тормыш кыенлыкларын чишүне максат итте. Мәктәп программасын өйдә узучы малайлар, кызларны бәйрәмчә бизәлгән залга чакырдылар. Уенлы һәм музыкаль программа "Балачак кораблендә" сәяхәт ясауны күзаллады. Бәйрәм кунаклары әти-әниләре, педагоглар Марина Куликова, Светлана Биктимирова белән "Күңелле нәниләр",...

"Кама таңнары" социаль приютында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара оештырылды.
Очрашу аларның иҗади сәләтләрен ачуны, тормыш кыенлыкларын чишүне максат итте. Мәктәп программасын өйдә узучы малайлар, кызларны бәйрәмчә бизәлгән залга чакырдылар. Уенлы һәм музыкаль программа "Балачак кораблендә" сәяхәт ясауны күзаллады. Бәйрәм кунаклары әти-әниләре, педагоглар Марина Куликова, Светлана Биктимирова белән "Күңелле нәниләр", "Доктор Айболит", "Китап илендә" һәм башка утрауларда булдылар. Җыр, уен, табышмак конкурсларында җиңүчеләр тамашачылардан алкышлар кабул иттеләр.
Балалар китапханәсе хезмәткәре Альбина Попова яңа китаплар белән таныштырды һәм китап мәгарәсенә чакырды. Хезмәткә өйрәтү педагогы Зәкия Әхмәдуллина балаларга Яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класс уздырды. Приют шәкертләре һәм тәрбиячеләр тырышлыгы белән төзелгән кул эшләре күргәзмәсе һәркемне үзенә җәлеп итте. Кунаклар бүләкләр алып, матур тәэсирләргә баеп таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары кљн артыннан кљн

2
X