Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гаилә – иң зур байлык

"Кама таңнары" приютында Халыкара гаилә көнен үзенчәлекле билгеләделәр. Кунакка килгән ата-аналарны, әби-бабайларны, учреждениедә тәрбияләнеп чыкканнарны директор Илсөяр Зыятдинова сәламләде, һәркемгә гаилә җылысы теләде. Музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина, педагоглар Вәсимә Шакирова һәм Айсылу Җамалетдинова белән әзерләнгән чара бәйге формасында оештырылды. Очрашу "Гаиләдә кем иң мөһим кеше?" дигән сорауга җавап эзләде. Әни,...

"Кама таңнары" приютында Халыкара гаилә көнен үзенчәлекле билгеләделәр.
Кунакка килгән ата-аналарны, әби-бабайларны, учреждениедә тәрбияләнеп чыкканнарны директор Илсөяр Зыятдинова сәламләде, һәркемгә гаилә җылысы теләде.
Музыка җитәкчесе Екатерина Задоркина, педагоглар Вәсимә Шакирова һәм Айсылу Җамалетдинова белән әзерләнгән чара бәйге формасында оештырылды. Очрашу "Гаиләдә кем иң мөһим кеше?" дигән сорауга җавап эзләде. Әни, әти, әби, бабай ролендә чыгыш ясаган тәрбиячеләр Наталья Евдокимова, Альберт Галиев, Резеда Шакирова һәм Рамил Заһретдинов гаиләдәге рольләре турында сүз алып бардылар. Шигырь, бию композицияләре, җырлар аша һәркем тормышында кадерле кешеләр турында әңгәмә кордылар. Интеллектуаль, хәрәкәтчән уеннар, тамашачылар белән биремнәр чишү очрашуны тагын да җанландырды. Бәйрәмгә чакырылган кунакларга укучылар үз куллары белән әзерләгән йомшак уенчыклар бүләк иттеләр. Чара "Аерылмас дуслар" дигән җыр башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск кљн артыннан кљн “Кама таћнары” приют