Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

Менделеевскида ачык һавада бушлай спорт дәресләре уза

Атнага балалар һәм өлкәннәр өчен ике тапкыр дәрес үткәрү планлаштырыла.

«Сәламәт Менделеевск» проекты үз тормышларын спортсыз күз алдына китерә алмаучыларны һәм бу юнәлештә юлны яңа гына башлаучыларны берләштерде. Соңгылары өчен дәресләр төрле юнәлешләрне сынап карау һәм күңеленә хуш килгәнне табу өчен уникаль мөмкинлек булды.

Бу атнада дәресләр ике мәйданчыкта узды. Беренчесе В. И. Ленин исемендәге скверда. Биредә «Беренчеләр Хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең катнашучылары балалар зарядкасы үткәрделәр. Яшь менделеевлылар бу сәгатьне күңелле үткәрделәр: чын күңелдән биеделәр, яңа танышулар булдырдылар, ял иттеләр. 

«Ышанам, балалар позитив заряд алдылар, — диде җитәкче Гөлнара Гайфетдинова.- Шулай ук зарядкалауда катнашучылар «Беренчеләр Хәрәкәте» белән якыннан таныштылар һәм аның белән кызыксындылар. Кайберәүләр безнең сафларга керергә теләк белдерде, һәм без моңа бик шат».

Киләсе мәйданчык 1 нче мәктәп территориясендә урнашты һәм Көнчыгыш биюләренә багышланды. Тренер Полина Каскееваның сизгер җитәкчелеге һәм Көнчыгыш көйләре астында кызлар Хюрем һәм Шахерезада дөньясына чумдылар. Кызларга ритмик хәрәкәтләрне үзләштерү омтылышына хәтта сирәк яңгыр тамчылары да комачауламады.


Ачык һавада күнегүләр киләсе атнада да дәвам итәчәк. Атнага ике дәрес үткәрү планлаштырыла: балалар һәм өлкәннәр өчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев