Аны сатып алу инициаторы булып хәйрияче, район Советы депутаты Назыйм Әхмәтов чыкты.
«Үзәктә 28 бала шөгыльләнә, — диде тренер Айрат Исламов. — Еш төрле дәрәҗәдәге ярышларга чыгабыз. Тагын бер картинг-машинаның булуы алда баручыны саклаштырырга мөмкинлек бирә, шул рәвешле пилотка максималь тизлеккә чыгу өчен шартлар тудыра».
Җыелган яшь картингчыларны яңа уку елы башлану белән Яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе начальнигы Идегәй Миңнәхмәтов котлады, балаларга мәктәптә яхшы билгеләр генә түгел, ә спортта да югары нәтиҗәләр теләде.
Назыйм Әхмәтов балаларны бу спорт төрендә сак булырга, тренерны һәрнәрсәдә тыңларга чакырды. Идегәй Рафисович Назыйм Әхмәтовка һәм актив әтиләргә Рәхмәт хаты тапшырды. Картинг-машинадан брезент алынганнан соң, җыелганнар аның фонында истәлеккә фотосурәткә төштеләр.
Менделеевск картингчыларына яхшы трасса, тырыш шөгыльләр һәм яңа җиңүләр телибез.
Фото: Рәхилә Мирзаянова
Нет комментариев