Менделеевлы Вера Модестова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Синең кешеләрең, Менделеевск

Менделеевлы Вера Модестова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ул — педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.

Вера Фёдоровнаның хезмәт биографиясе мәктәпкәчә тәрбия белән бәйле. Ул 30 елдан артык вакытын балалар белән эшләүгә багышлаган, «Алёнушка» 6 нчы балалар бакчасында тәрбияче, аннары мөдир булып эшләгән.

«Мин һәрвакыт бер формулага иярдем: тәрбияче булу — күңелеңдә балаларга мәхәббәт тоту», — диде В.Модестова.

Вера Фёдоровнаны әһәмиятле юбилей белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, Мәгариф идарәсе начальнигы Рәис Нәҗипов, «Посёлок» ТИҮ рәисе Екатерина Кузнецова котладылар.

«Күптән түгел без „Бондюг характеры“ хезмәт батырлыгы фестивален уздырдык, — дип мөрәҗәгать итте юбилярга Ләйсән Камилевна. — Сез — бондюг характерлы хезмәт батырлыгы үрнәге».

Вера Модестова кунакларга җылы визитлары өчен рәхмәт белдерде, барысына да тыныч күк йөзе теләде.


Нет комментариев