Менделеевскиның хокук төзәтү колониясендә эшлекле очрашу узды
Актуаль

Менделеевскиның хокук төзәтү колониясендә эшлекле очрашу узды

Район башлыгы колониянең производство цехларын үстерү мөмкинлекләрен тикшергән.

Район башлыгы Роберт Искәндәров Россиянең Татарстан Республикасы буенча Федераль хөкемен үтәү хезмәте идарәсе начальнигы Эдуард Хиалеев белән очрашты.

Әңгәмә барышында алар пенситенциар системаның производство секторын үстёрү кысаларында шәһәр һәм 10 нчы төзәтү колониясе арасында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерделәр.

Визит урында дәвам итте. Җитәкчеләр төзәтү учреждениесенең производство цехларын карап чыктылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча алга таба хезмәттәшлек турында килешүгә ирешелде.


Нет комментариев