Эдуард Вафин Роберт Искәндәровка Мактау грамотасы тапшырган
Актуаль

Эдуард Вафин Роберт Искәндәровка Мактау грамотасы тапшырган

Районда Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин булды.

Ул Роберт Искәндәров белән бергә берлектәге эшнең нәтиҗәлелеген, клиентлар хезмәте инфраструктурасын, социаль ярдәм өлкәсендә ведомствоара хезмәттәшлекне үстерүне тикшерде.

Шулай ук Эдуард Вафин район башлыгына нәтиҗәле эшчәнлеге һәм профессиональ бурычларын үтәүгә җаваплы мөнәсәбәте өчен Фонд җитәкчелегенең Мактау грамотасын тапшырды.


Нет комментариев