Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Менделеевск мәктәбендә махсус операция катнашучысы белән очрашу узды

Укучылар да хәрбиләргә сәламнәрен тапшырдылар.

27 ноябрьдә Советлар Союзы Герое М. С. Фомин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Махсус операция катнашучысы М. Е. Искоркин белән очрашу узды. Ул үзенең хезмәт итүе һәм хәзерге вакытта Махсус операция зонасында нинди хәллләр булуы турында сөйләде. Бу буыннар сөйләшүе генә түгел, ә ил тормышындагы мөһим вакыйгаларда катнашкан һәм катнашуны дәвам итүче кешедән тарихны турыдан-туры белү мөмкинлеге булды. Якташыбыз, махсус хәрби операциядә бер елга якын иптәшләре белән бергә тарих яза.

Хәзерге вакытты Марсель Искоркин туган шәһәрендә кыска ялын үткәрә. Шулай да ул мәктәп укучылары белән очрашырга вакыт таба. Очрашу Тере әңгәмә форматында узды. Укучылар кунакка күп сораулар бирделәр, аларны барысы да кызыксындырды: «ут линиясендә» солдатларның кайда яшәвеннән һәм ничек туклануыннан башлап, балалар хатларына реакциягә кадәр. 

Укучылар кунакны зур игътибар белән тыңладылар һәм конкрет мисалда чын геройларның янәшәдә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең патриот һәм чын Россия гражданының сыйфатлары икәнен күрделәр.
Үз чиратында 6б сыйныф укучылары да (җитәкчесе М. А. Гыймазетдинов)  махсус операция зонасына сәламнәрен һәм изге теләкләрен тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев