Объектны ачу 23 августка планлаштырылган.
Менделеевскида «Пастернак укулары» фестиваленә куелачак «Атмосфера» гөмбәзе Россия рекордлар китабына кертелергә мөмкин. Бу гөмбәз илнең хәзерге рекордсменыннан ике тапкыр зуррак булачак.
«Без ачачак гөмбәз - глобаль мега проект. Россия рекордлар Китабы өчен җаваплылар безгә чыкты,"Әйдәгез рекорд куябыз" диләр. Бу мондый мәйданда ел әйләнәсе эшли торган беренче гөмбәз. Россиядә хәзерге вакытта эшли торган иң зур гөмбәз-400 кв. метр, ә бездә 706 кв. метр», — диде район башлыгы Радмир Беляев.
«Атмосфера» куполын ачу 23 августка планлаштырылган. Янәшәдә, паркта, 12 төрле арт-объект, шул исәптән төрле музыка кораллары урнашачак.
Нет комментариев