Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Республика Гырон Быдтоны Менделеевск районында узачак

Бу хакта район башлыгы Радмир Беляев Яңабирдедә гражданнар җыенында әйтте.

Халык белән очрашуда хезмәт күрсәтүче оешмалар, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
2023 елда башкарылган эш турында отчет белән авыл җирлеге башлыгы Елена Скворцова чыгыш ясады.
Р. Беляев 2024 елга планнары белән уртаклашты, районның социаль-икътисади үсеше күрсәткечләре белән таныштырды, республика Гырон Быдтоны Менделеевск районында узачагын хәбәр итте.
Яңабирделеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар терлек көтүе өчен урын бүлеп бирүгә, рейс автобусы хәрәкәтенә кагылды.
Җыен торак пункт активистларын бүләкләү белән тәмамланды. Тракторчы Николай Скворцов, волонтер Михаил Егоров, авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Нина Аксакова авыл һәм аның халкы файдасына сыйфатлы фидакарь хезмәтләре өчен башлыкның Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев