Татарстанда яңа туган балаларга бердәм пособие проактив форматта билгеләнә
Актуаль

Татарстанда яңа туган балаларга бердәм пособие проактив форматта билгеләнә

Әгәр ата-аналар моңа кадәр туган балаларына пособие алган булсалар, яңа туган сабыйга түләү гаризасыз һәм мохтаҗлыкны яңадан бәяләүсез рәсмиләштерелә.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге тагын бер бала туган гаиләләргә бердәм пособиене проактив форматта билгеләде. Әгәр ата-аналар моңа кадәр туган балаларына пособие алган булсалар, түләү автомат рәвештә — гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен өстәмә бәяләүдән һәм гариза бирүдән башка гына рәсмиләштерелә.

Татарстанда яңа туган балаларга бердәм пособие проактив форматта билгеләнә
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бала туганнан соң ата-аналарга Социаль фонд бүлегенә мөстәкыйль мөрәҗәгать итү таләп ителми. ЗАГС органнарыннан бала турындагы мәгълүмат килә, шуннан соң пособие булган мәгълүматларга нигезләнеп билгеләнә. Яңа туган бала өчен өлкән балаларга билгеләнгән түләүләр срогы һәм күләме саклана.

Беренче түләү тәртибе хатын-кызның йөклелек вакытында бердәм пособие алу-алмавына бәйле. Булачак әнигә түләү билгеләнгән очракта, ул бала туган ай дәвамында саклана. Киләсе айдан пособие яңа туган балага килә башлый. Йөклелек вакытында хатын-кыз пособие алмаган булса, балага пособие аның туган аеннан түләнә башлый.

Балаларга пособие төрле чорларга билгеләнгән гаиләләрдә яңа туган сабыйга түләү срогы гамәлдәге түләү срокларының иң соңгысы буенча билгеләнә. Балаларның берсенә бердәм пособие билгеләнгән чорның соңгы аенда барлык балаларга да гариза биреп, ата-аналар түләүләрне синхронлаштыра алалар.

Әгәр яңа туган бала гаиләдә беренче бала булып, моңа кадәр бердәм пособие билгеләнмәгән булса, мөрәҗәгать итү тәртибе гамәлдә кала. Түләүне «Дәүләт хезмәтләре» порталы, СФР бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәте аша рәсмиләштерергә мөмкин. Мондый очракта түләүгә хокук ата-аналарның керемнәрен, мөлкәтен һәм мәшгульлеген исәпкә алып билгеләнә.

Эдуард Вафин:

«Проактив формат ата-аналарга бала туганнан соң инде файдаланып килгән ярдәм чараларын өстәмә рәсмиләштерүгә вакыт әрәм итмәскә мөмкинлек бирә. Фонд бүлегенә кирәкле мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында керә, ә пособие билгеләү турындагы мәгълүмат "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинетка җибәрелә».

Тулырак мәгълүматны СФР сайтында, MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграмдагы рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.


Нет комментариев