Дүшәмбе киңәшмәсендә «Алдынгылар хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Андрей Гриненко чыгыш ясады.
Очрашу барышында бүлекчәнең эш нәтиҗәләре, төп проектлар һәм хәрәкәтне алга таба үстёрү планнары турында фикер алыштылар. Бүген районда «Алдынгылар хәрәкәте»нең 14 беренчел бүлекчәсе эшли, алар районның 1000нән артык укучысын берләштерә. Иң активлары арасында «Мирас» татар гимназиясе, 10 нчы балалар бакчасы, 3 нче лицей, «Сатори» яшүсмерләр клубы һәм Пёсәй мәктәбе беренчел бүлекчәләре.
«Алдынгылар хәрәкәте» Советы составында 17 кеше. Утырышлар айга бер тапкыр үткәрелә, шул ук вакытта активистлар һәм остазлар белән онлайн-элемтә даими алып барыла. Барлыгы 29 остаз эшли.
Аерым юнәлёш — ата-аналар берләшмәсе белән хезмәттәшлек. Мондый эш гаиләләрне хәрәкәт инициативаларына җәлеп итәргә һәм социаль әһәмиятле проектларны бергәләп тормышка ашыру өчен шартлар булдырырга ярдәм итә.
Андрей Гриненко шулай ук җирле бүлекчәнең «Алдынгылар хәрәкәте»нең федераль һәм республика күләмендәге флагман проектларында катнашуы турында сөйләде. Алар арасында «Шәп очрашулар», «Аҗаган 2.0», туристик походлар һәм башка инициативалар бар.
Конкурс һәм проект эшчәнлегенә аерым игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Рәисенең «Алдынгылар хәрәкәте» грантлар конкурсында җирле бүлекчә тарафыннан дүрт гариза тапшырылган. «Мирас — Театр остаханәсе» проекты җиңүче булып, 300 мең сум күләмендә грант ярдәме алды.
Мондый нәтиҗәләр районда «Алдынгылар хәрәкәте»нең актив үсеш алуын күрсәтә. Хәрәкәт балаларны, остазларны, педагогларны һәм ата-аналарны яңа мөмкинлекләр, инициативалар һәм файдалы проектлар тирәсендә берләштерә.
Нет комментариев