Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән спортчылар көч сынашты, ә Татарстан көрәшчеләре Идел буе чемпионатында беренче урынны алды.
«Батыр» спорт мәктәбе Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм физик культура өлкәсендә атказанган хезмәткәрләре Ибраһим Галимов һәм Минхалит Гыйльманов истәлегенә билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында, шулай ук Идел буе федераль округы чемпионатында катнашучыларны кабул итте.
Ярышларда Мәскәү, Түбән Новгород өлкәсе, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Татарстан шәһәрләре һәм районнары спортчылары көч сынашты.
Билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында якташыбыз Ренас Калимуллин җиңү яулады.
Идел буе федераль округы чемпионатының гомумкоманда зачётында беренче урынны Татарстан көрәшчеләре алды. Башкортстан командасы — икенче, Удмуртия спортчылары өченче урынга чыкты.
Нет комментариев