Уку йортларында киләчәк аграр белгечләрен әзерләү өчен шартлар булдырылды.
Ачылышта район башлыгы Роберт Искәндәров, ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров катнашты.
Өч шәһәр мәктәбендә булачак белгечләрне әзерләү өчен заманча уку мәйданчыклары булдырылды. Төп юнәлешләр — агроинженерия һәм чәчәкчелек.
Проект «Аммоний» компаниясе ярдәме белән #химияродногогорода программасы кысаларында гамәлгә ашырылды.
Нет комментариев