Пенсиягә чыгарга ике ел кала стажны һәм документларны тикшерү түләүләрне билгеләгәндә тоткарлыклардан һәм хаталардан саклый.
Татарстанда яшәүче 35 мең кешегә лаеклы ялга чыгарга алдан әзерлек алып бару ярдәм иткән. Пенсиягә чыгарга ике ел кала стажны һәм документларны тикшерү түләүләрне билгеләгәндә тоткарлыклар ясамаска һәм хаталар җибәрмәскә мөмкинлек бирә. Социаль фонд бүлекчәсендә мондый әзерлек алып бару пенсияләрнең күпчелеген билгеләнгән срогыннан ике мәртәбә тизрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.
Эш өч юнәлештә алып барыла:
-
индивидуаль шәхси счётны актуальләштерү — эш чорлары турындагы мәгълүматларның тулылыгы һәм дөреслеге тикшерелә;
-
«страховой булмаган» чорларны ачыклау — армиядә хезмәт итү, бала карау буенча ял, I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләү чорлары;
-
вакытыннан алда пенсия алуга хокукны бәяләү — зарарлы производстволарда яки Ерак Төньяк районнарында эшләгән гражданнар өчен.
Пенсия яшенә җитәргә 1–2 ел кала әзерлек эшләрен башлау хәерле. 2026 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 1967 елда туган (59 яшь) хатын-кызлар һәм 1962 елгы (64 яшь) ир-атлар чыга.
Республикада яшәүчеләр үзләренең пенсия хокуклары, иминият стажлары һәм пенсия тупланмалары турындагы мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси счёт өземтәсенә заказ биреп ала ала. Бу мәгълүматны СФР бүлегенең яки күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләреннән дә алырга мөмкин.
Нет комментариев