Программа гамәлгә кергәннән бирле республикада 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларның белем алуына юнәлткән.
Татарстанда 5 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларына белем бирүгә файдаланган. Әлеге чара мәктәп яки югары уку йорты белән генә чикләнми — аның белән баланы мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләренә йөрткән, түгәрәкләрдә, секцияләрдә шөгыльләнгән һәм курсларда белем арттырган өчен түләргә дә мөмкин. Иң мөһиме — оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булу. Гаризаны онлайн форматта юлларга яисә СФР бүлегенең клиент хезмәтенә барып тапшырырга мөмкин.
Баланы укыткан өчен түләү — ана капиталыннан файдалануның иң актуаль юнәлешләреннән берсе. Программа гамәлгә кергәннән бирле республикада 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларны укытуга тоткан.
2026 елда ана капиталы күләме:
-
беренче бала тугач — 728 921 сум;
-
моңа кадәр ана капиталы алу хокукы булмаган очракта, икенче яисә аннан соңгы балалар тугач — 963 243 сум.
Эдуард Вафин:
«Шунысын билгеләп үтү мөһим, программа мөмкинлекләре мәктәп яки югары уку йортларында укыган өчен түләү белән генә чикләнми. Ата-аналар акчаны баланы балалар бакчасына йөртүгә, аны тәрбияләү һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә, шулай ук өстәмә шөгыльләргә — түгәрәкләр, спорт секцияләре, иҗади студияләр, чит телләр курслары яки хәтта автомәктәптә белем алуга да юнәлтә алалар. Төп шарт үзгәрешсез кала: акча күчерелә торган мәгариф оешмасы тиешле эшчәнлек алып баруга гамәлдәге лицензиягә ия булырга тиеш».
Нет комментариев