Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Милли палитра

Халыклар дуслыгы – иҗат бердәмлеге

Менделеевлылар «Безнең йорт – Татарстан» Республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадылар.

С.Гассар исемендәге мәдәният сараена Яр Чаллы, Тукай, Түбән Кама, Зәй, Алабга, Менделеевск һәм Әгерҗе районнары коллективлары килде. Сәламләү сүзләре белән Мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова, Менделеевскиның Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова мөрәҗәгать иттеләр. Алар фестивальнең төп максатын – республика территориясендә яшәүче халыклар бердәмлеген һәм рухи гомумилекне ныгыту, күп милләтле мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру булуын билгеләделәр, барысына да позитив кәеф, илһам чыганагы һәм иҗат уңышлары теләделәр.

Жюри хөкеменә 40тан артык иҗат номеры тәкъдим ителде, татар, рус, мари, удмурт һәм казах композицияләре яңгырады.

Менделеевскины «Вокал» номинациясендә Ришат Кәбиров, Ксения Заплаткина, Яна Шалаумова, Марианна Сабирова, Елизавета Ведегис, «Рождественские напевы», «Талларым», «Бигәш», «Вечёрушки», «Теремшур», «Былина» ансамбльләре тәкъдим итте. «Хореография» номинациясендә «Шаян», «Эрвел», «Вдохновение», «Возжайка» коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук «Нәфис сүз», «Инструменталь музыка», «Фольклор йола куелышлары», «Иң яхшы казах коллективы», «Казах әйләнәсе» категорияләре жюри һәм тамашачы хозурына җиткерелде.

− Бию белән унөч ел шөгыльләнәм, бик ошый. «Мари сем» мари халык ансамбле составында килдем. Тамашачы яраткан «Тывырдык» яшьләр композициясен башкардык, − дип хәбәр итә Яр Чаллыдан килгән Николай Поликарпов.

− Без «Магия» халык хореографик төркемен тәкъдим иттек. Рус степы белән чыгыш ясадык. Дулкынландыргыч булды, ләкин без булдырдык. Тәэсирләр әйтеп бетергесез, −дип фикерләре белән уртаклашты Зәйдән Азалия Салихова һәм Татьяна Рябова.

Барысы да катнашучы дипломы белән бүләкләнде. Иң яхшы номерлар гала-концерта тәкъдим ителәчәк. Ул Халыклар бердәмлеге көнендә − 4 ноябрьдә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев